Гасыр яшьтәше: Гыйльменур Җәләева 100 яшен тутырды

Азнакайда яшәүче Гыйльменур Җәләева шушы көннәрдә 100 яшен тутырды. Гомере буе кешеләргә бары тик яхшылык кына теләп яшәгән әбекәйнең, шөкер, картлыгы матур уза. 3 бала тәрбияләп үстергән, 7 онык, аларның 12 баласына сөенеп яши ул. Барысын да аңлый, иң мөһиме – тәрбияләгән өчен рәхмәтен әйтеп тора. Улы Илдар белән килене Ләлә тәрбиясендә яши Гыйльменур әби.

Йөзьяшәрнең үткән гомере хакында без Ләлә ханым белән сөйләштек.

– Безнең әни Буралы авылында туып үсә. Мәктәптә яхшы укый, урта белем алгач, дәүләт иминияте системасында бухгалтер булып эшли. 1942 елның гыйнварында ул фронтка китә. Радист була. Әни Брянск шәһәрен, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне фашистлардан азат итүдә катнаша, – ди Ләлә ханым. – Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен тапшырылган бүләкләре белән ул да, без дә горурланабыз.

Туган якларына әйләнеп кайткач, кызны Буралы авыл советын җитәкләргә куялар. 1946 елда ул авылдашы Вәгыйзгә кияүгә чыга. Әмма сугыштан кайткан иренең гомере озын булмый, икенче улы туар алдыннан ул бакыйлыкка күчә. Тормыш дәвам итә. Илгиз һәи Илмир исемле уллары белән Гыйльменур апа тагын кияүгә чыга. Габделбәр абый белән аларның уртак балалары – игезәк уллары Ильяс белән Илдар туа.

– Шул Илдарның хатыны инде мин. Илгиз абый Мәскәүдә, шуңа еш кайтып йөри алмый. Илмир абыебыз вафат инде. Иремнең игезәге Ильяс гаиләсе белән Түбән Камада яши. Без Азнакайда калгач, башта үз әниемне карадык. Каенанамны тәрбияләгәнебезгә 2–3 ел гына әле. 97 яшенә кадәр үзен-үзе карады ул. Бакчага да йөри иде әле. Бөтен нәрсәне үзе утыртты, – ди Ләлә ханым.

Гыйльменур әби беркайчан да дару эчмәгән. Үлән җыеп, шифаны шуннан тапкан. Чәйләрне дә үзе ясый торган булган. Үзе ясаган дару белән якыннарына да ярдәм иткән.

– Әни кебек кеше башка юктыр ул. 40 ел бергә яшәп, мин аннан бер авыр сүз ишетмәдем. Ул хәтта кычкырып та сөйләшмәс иде. Бу гаиләгә кияүгә килгәч тә, яхшы кешеләргә эләктең, диделәр, – ди Ләлә ханым. – Әни туры сүзле ул. Беркайчан да чәчәкләп сөйләшеп тормас. Яшьрәк вакытта иремнән зарланып әни янына килдем. Әйтәсе килә бит инде. Илдарның соң кайтуын, көнләшүемне әйтәм. Шунда әни: «Мин бит сине көчләп кияүгә бирмәдем, улыма үзең чыктың. Торасың килсә, тор», – диде. Шушы сүзе җитте. Кая башка зарлану! Ир белән араны көйләдем. Әни миңа гел киңәшен биреп торды. Кычкырып талашмагыз, күршеләрегез ишетмәсен, өйдәгене кеше белмәсен, дияр иде. Алтын киңәшләр бит бу сүзләр. Хәзер инде үземә 62 яшь. Әнинең никадәр акыллы, төпле кеше булганын күптән аңладым.

Гыйльменур апа улларына да дөрес тәрбия бирә. Кешелекле итеп үстерә ул аларны. Ләлә ханымның үз әнисе авырып урын өстендә ята. Мәшәкатьнең күбесе Илдар абый җилкәсенә төшә.

– Илдарның әнигә булган мөнәсәбәтен күреп шаккаттым. Ничек итеп мин аның әнисенә начар була алыйм ди. Күпләр миңа, олы кеше тәрбияләү кыен инде, каенанаң бигрәк озак яшәде, дип тә әйтә. Туйгансыңдыр инде, дип тә куялар. Җавабым бер: җирдә урын җитәрлек. Әниебез яшәсен генә әле. Ул барда мин ятим түгел, аннан күпме җылы алам. Ул булганда, шундый рәхәт. Бөтенебезгә берәү генә бит ул, – ди Ләлә ханым. – Әниебез 2020 елда коронавирус эләктерде. 97 ел эчмәгән даруны шунда эчте инде. Дару капмыйм дип тә киреләнде. Шөкер, элек сәламәт яшәгәч, авыруны җиңә алды.

100 яшькә ничек җитәргә соң? Гыйльменур әбинең ниләр ашавы, күпме йоклавы белән кызыксынабыз. Ләлә ханым әйтүенчә, каенанасының озын гомерле булуының сере яхшы уйлар белән яшәүдә.

– Әни хәсрәтләрне дә күп күргән. Сугыш кичкән хатын-кыз бит ул! Әмма сынауларда сынмаган ул. Һәр кешегә ачык йөзле булган. Эштән курыкмаган. Барыбызның гаиләдәге тынычлыгын саклаган кеше ул, – ди Ләлә апа. – Элек алар безне карап үстерсә, хәзер балалар әниләрне тәрбияләргә тиеш. Шөкер, Илдар белән бергә әнине җитәкләп йөртәбез. Тәмле ризыклар ашатам. Әни шулкадәр яңа пешкән ипи, камыр ризыкларын ярата. Баллыга исе китә. Рәхәтләнеп сыйлыйбыз. Бик кадерле, газиз ул безгә. Ул озак яшәп, без исә аның хәер-догасын күбрәк ала алсак иде.щкрәк

 


Фикер өстәү