Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады.
«Бу какшамас кыйммәтләр, хәрби батырлыклар һәм ата-бабаларның хезмәт казанышлары белән горурлык безнең өчен ышанычлы әхлакый ориентир булып хезмәт итә, яраткан Ватаныбыз файдасына игелек һәм гаделлек хакына зур, әһәмиятле максатларга ирешергә ярдәм итә. Сезгә уңышлар телим», – диелә котлауда.