Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт флагы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады.

– Кадерле ватандашлар! 22 августта күпмилләтле илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Сезне әлеге истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйм.

Дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булган Флаг, Герб һәм Гимн – халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен үзендә туплаган, милли-мәдәни үзенчәлекләрнең мәңгелек нигезе булган горурлык символлары. Алар һәркем өчен аерым әһәмияткә ия һәм Ватаныбызның катлаулы тарихи юлын хәтерләтә.
Россия триколоры бөтен дөньяда билгеле һәм ихтирам ителә. Һәрбер полосаның төсенә аерым мәгънә салынган. Ак буй – ирекне һәм бәйсезлекне, зәңгәре – ышанычны һәм рухиятне, кызыл төс бөеклек һәм көчне гәүдәләндерә. Илебез киңлекләре өстендә горур җилфердәп, өч төсле әләм Россия халыкларының дәүләтчелекне ныгытуга һәм милли мәнфәгатьләрне яклауга омтылышын берләштерә. Илебезнең төп символларына патриотлык һәм хөрмәт күрсәтеп, әлеге хисләрне балаларыбызга һәм оныкларыбызга сеңдереп, без аларның гражданлык үзаңын тәрбиялибез, чорларның какшамас бәйләнешен һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклыйбыз.

Без бүген, яңа һәм катлаулы шартларда, үзләренең игелекле һәм фидакарь хезмәте белән Ватаныбыз данын тудырган, аның бөеклегенә ирешкән ата-бабаларыбызның изге хәтеренә лаек булырга тиеш. Уртак максатчан хезмәт, тынычлыкны һәм татулыкны саклау, халык традицияләренең, гореф-гадәтләренең күптөрлелеген саклап калу һәм арттыру – бу төп кыйммәтләр яңартылган Конституциянең нигезенә салынды, Россия дәүләтенең куәтен алга таба ныгытуга көчле этәргеч булды.
Иксез-чиксез илебезнең һәрбер почмагында күтәрелгән Россия Дәүләт флагы астында азатлык, игелек һәм гаделлек тантана итсен. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән! — диелгән котлауда.


Фикер өстәү