Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады.

«Кадерле татарстанлылар! Сезне 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.

Дәүләт флагы илкүләм символ гына түгел. Ватанпәрвәрлек һәм тынычлыкны, ышаныч һәм иминлекне, антка тугрылыкны һәм рухи гореф-гадәтләрнең ныклыгы идеяләрен берләштерүне чагылдырган ак-зәңгәр-кызыл әләм күпмилләтле Россия халкын дәүләтчелекне һәм мөстәкыйль мәнфәгатьләрне яклау, буыннар эзлеклелеген тәэмин итү һәм бай мәдәни мирасны саклау, халыкара аренада тигез хокуклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә корылган мөнәсәбәтләр булдыру юнәлешендә берләштерүче көч булып тора.

Хәзерге катлаулы шартларда без үзләренең фидакарь хезмәтләре һәм хәрби батырлыклары белән Ватаныбызның бөеклеген һәм данын яулаган ата-бабаларыбызның истәлегенә тагын да лаеклырак булырга тиеш. Уртак йортыбызның бүгенгесе һәм киләчәге нинди буласы нәкъ менә бездән тора. Илнең төп атрибутларына − Флагка, Гербка һәм Гимнга − ихтирам күрсәтеп, шул хисләрне балаларга һәм оныкларга тапшырып, без яшь буында гражданлык, олы һәм кече Ватанга, Конституциягә, дәүләт символларына, туган телгә, тарихка, мәдәнияткә, табигатькә дөрес мөнәсәбәт, республика өчен горурлык тәрбиялибез. Әлеге гадәттән тыш мөһим ориентирлар Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән, федераль һәм республика законнарында һәм программаларында чагылыш тапкан.

Барыгызга да эшегездә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим. Иксез-чиксез зур Ватаныбызның һәр төбәгендә Россия Дәүләт флагы астында ирек һәм хакыйкать тантана итсен!

Бәйрәм белән, хөрмәтле ватандашлар!» диелә котлауда.

 


Фикер өстәү