Көнче ир балалары күз алдында әниләренең гомерен өзгән

Волгоградта яшәүче көнче ир 34 яшьлек хатыны белән низагка кергән. Аннары ярсып, хатынын чәнчеп үтергән. Бу турыда «Вести» хәбәр итте.

Коточкыч хәл 14 августта кич белән Киров урамындагы йорт янында була. 50 яшьлек ир-ат балаларын ияртеп, хатынын каршы алырга чыга.

Хатын эштән кайтканда аны танышы озата килгән була. Гаилә башлыгы көнләшеп хатынына ташлана. Хатын гафу үтенергә уйламый. Ир тагын да ярсып, үзе белән булган пычагын чыгара һәм хатынының күкрәгенә кадый.

Хатын «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә. Ирне урында ук тоткарлыйлар. Балаларның хәзер туганнарында яшәүләре турында әйтелә хәбәрдә.


Фикер өстәү