• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Шушы командировка аның тормышын бөтенләйгә үзгәртә»

    «Шушы командировка аның тормышын бөтенләйгә үзгәртә»

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 27 июнь – 3 июль

    Татарстанда яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә

    Күпергә тузан төшмәс. Якутиядә Татарстан көннәре

    Фатыйх Сибагатуллин турында: «Фикерле, киңкырлы шәхес иде»

    Фатыйх Сибагатуллин турында: «Фикерле, киңкырлы шәхес иде»

    Умартачылар җәе: баллымы?

    Умартачылар җәе: баллымы?

    Кыйммәтле ачкыч: торак базарында авыр көннәр

    Кыйммәтле ачкыч: торак базарында авыр көннәр

    Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

    Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

    Элеккеге ире яралаган кибетченең якыннары: “Таякка таянып булса да йөрсен иде”

    Элеккеге ире яралаган кибетченең якыннары: “Таякка таянып булса да йөрсен иде”

    Кара тамга. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар

    Кара тамга. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар

    Дини мәҗлеснең максаты: чама хисе һәм ихлас ният кирәк

    Дини мәҗлеснең максаты: чама хисе һәм ихлас ният кирәк

    Чынга ашардай хыял: авыл туризмына нәрсә җитми?

    Чынга ашардай хыял: авыл туризмына нәрсә җитми?

    Әҗәтле кешенең хокуклары бармы?

    Әҗәтле кешенең хокуклары бармы?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Тест: сәламәтме-юкмы?

    Тест: сәламәтме-юкмы?

    Почетлы донор исеме кемнәргә бирелә?

    Почетлы донор исеме кемнәргә бирелә?

    Табиб-гастроэнтеролог: Эч быгырдау – ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтүче бер билге

    Табиб-гастроэнтеролог: Эч быгырдау – ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтүче бер билге

    Ирне бәхетле итүнең 5 ЫСУЛЫ

    Ирне бәхетле итүнең 5 ЫСУЛЫ

    Казанда яшәүчеләр иртәгә күк йөзендә планеталар парадын күрәчәк

    Том ям пешерү ЫСУЛЫ

    Ни өчен кавын ашаганнан соң бал белән чәй эчәргә ярамый?

    Ни өчен кавын ашаганнан соң бал белән чәй эчәргә ярамый?

    Җиләк көткәндә: кул астындагы гап-гади әйберләр белән уңышны ничек арттырырга?

    Җиләк көткәндә: кул астындагы гап-гади әйберләр белән уңышны ничек арттырырга?

    Рөстәм Миңнеханов: «Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк»

    Рөстәм Миңнеханов: «Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк»

    Лимон согы ябыктыра

    Лимон согы ябыктыра

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Хәбәрләр

«Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

- ieditor
21.08.2020
- Хәбәрләр
0
«Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
0
Карулар
Share on Twitter

 Казанда «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесенең беренче җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Өч турда узган бәйгегә 18 яшьтән 70 яшькә кадәр катнашучыдан барлыгы 46 гариза килде. Алар арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар да бар. Алдагы турларда иң күп тавыш җыйган 13 җыр арасыннан 5 җиңүче сайлап алынды.

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгенең йомгаклау чарасы көнне табигать тә сөенде. Ялтырап кояш чыкты. Тантанага килгән катнашучыларның да йөзләрендә шатлык нурлары балкыды, күңелләрендә балачак җыры яңгырады. Бәйгегә килгән эшләр арасында да төрле тематикадагы җырлар бар иде. Табигать турындагы җырлардан башлап, әни, туган ил, туган тел турындагыга кадәр.

«Бирегә балалар тормышында зур роль уйный торган, аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхесләр җыелды. Жюри әгъзаларына зур рәхмәт. Аларның эше авыр булды, чөнки “иң-иң”нәрне сайлап алдык. Дөресен генә әйткәндә, балалар өчен җырлар бик аз. Аларның тематикасы тар. Шуңа күрә җиңүче җырлар арасында балаларның хис-кичерешләрен, аларның проблемаларын күрсәтә торганнарга да игътибар иттек. Катнашучыларга да, җиңүчеләргә дә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләремне җиткерәм», – диде «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррир Рамилә Сәхабетдинова.

Бәйгенең максаты да – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. «ШАЯН ТВ» каналы балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә өйрәтә, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен зур өлеш кертә. «Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов алдыбызга зур максатлар куйды. Һәм без шуларга таба зур адымнар белән барабыз», – ди «ШАЯН»лылар.

«Безне гомеребез буе җыр озата бара. Тугач, бишек җыры тыңлыйбыз. Бөек шагыйребез Тукай әйтмешли, …җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә… Барлык тамашачылар кебек үк мин дә, балалар җырлары өчен бик борчыла идем. Бу проблеманы Президентыбыз да ишетте. Мондый бәйге чынлап та кирәк. Бәйгегә килгән бөтен җырлар да матур, үзенчәлекле иде. Шулай да, кайбер җырларда иҗади тандем юклыгы, шагыйрь белән композиторның бергә эшләмәгәнлеге сизелде. Дөресен әйтергә кирәк, биш кенә җыр сайлап алу бик авыр булды. Бүләк алмаганнар борчылмасын, аларның җырлары да халык игътибарына барып җитәр. Ә җиңүчеләрне котлыйм. Сезнең өчен иң зур бүләк – җырларыгызның танылуы, 10 – 15 ел үткәч тә яратып башкарылуы», – диде жюри рәисе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Хәбибуллин.

Бәйгенең жюри әгъзасы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Әхиярова бәйгенең татар җыр сәнгате өчен бик әһәмиятле икәнен әйтте, аның дәвамлы булуын теләде.

Үзешчән композитор Раиф Мөхәммәтрәхимов җырына һәр гаиләдә актуаль булган проблеманы нигез итеп алган. «Бу конкурс турында ишетүгә, шагыйрә Сәкинә апа Хәйруллинага заказ бирдем. 4 яшьлек кызым гел телефонда утыра, аерып алып булмый. Менә шуннан «Кирәкми миңа телефон» җыры туды», – диде.

Һәр җырның үз тарихы, авторларның халыкка җиткерергә теләгән фикере бар. Хәзер аларның иң җитди тамашачыга – безнең нәни дусларыбызга барып ирешәсе генә калды! Ә «ШАЯН ТВ» бу эштә бөтен көчен куя. Бәйгедә җиңгән җырларны җырларга аранжировка ясалачак, клиплар төшереләчәк. Аларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Менә алар:

«Казан» җыры

Алсу Салихова көе

Рәхимә Арсланова сүзләре;

«Тигәнәкле су буе» җыры

Риф Гатауллин көе

Җәүдәт Сөләйманов сүзләре;

«Бер генә» җыры

Лилия Таһирова көе

Гөлүсә Батталова сүзләре;

«Тылсымлы туган тел» җыры

Наилә Яхина көе

Йолдыз Шәрәпова сүзләре;

«Кирәкми миңа телефон»

Раиф Мөхәммәтрәхимов көе

Сәкинә Хәйруллина сүзләре.

Динара Миннекаева, «ШАЯН ТВ» сайты мөхәррире

Тэглар «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесебалалар җырыбәйгеҗыр
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Эшсез калган кешеләр максималь күләмдә пособие алачак

15:35

Якутия Сабан туе батыры квадроцикл откан

14:22

Идел елгасында 13 яшьлек кыз батып үлгән

13:55

Алинә Заһитова: Бу минем соңгы имтихан булды

12:40

Республикада 52 кешедә коронавирус ачыкланган

11:39

Маймылларда очрый торган чәчәк авыруының ничек йогуын аңлаттылар

10:26

Җәйге сәяхәтләр өчен иң арзанлы туристик юнәлешләр ачыкланды

09:13

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанда наркоманияне кисәтү һәм аңа каршы көрәшүгә җитди игътибар бирелә

08:00

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе безнең халыкларны берләштерә»

20:39

Казанда Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озаттылар

12:11

Рөстәм Миңнеханов якут Ысыах бәйрәмендә булды

11:11

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина дәүләт статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады

17:11
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Юл һәлакәтендә үлгән Гөлнар турында авылдашлары: «Башта өч бала белән тол калды, хәзер балаларын ятим итеп китеп барды»

10.06.2022

Гөлсинә Калатаева: «Улым белән киленем мунчада янып үлде»

09.06.2022

Тавыкларны нинди җанвар буа? Белгеч ачыклык кертте

07.06.2022

Бер тиенсез эш башлаган Фаил Хәкимов: «Бай кызына рәхмәт!»

07.06.2022

Ядегәр халкы: “Бәрәңгеләр акты, теплицаны су басты”

06.06.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 23 Июн 2022 - 13:28 АнонимЯхшы кеше кайдада югалмас,без ышанабыз тыныч булсын.Бакчада балтырган үсеп утырган өчен күпме штраф каралуын әйткәннәр
  • 23 Июн 2022 - 09:20 ИлсөярБик кызганыч... тик менә шарлар очыртмый гына озатып булмыймы икән? Күккә очкан һәр шар табигатькә зыянлы бит. Һавадагы кошлар өчен…Җырчы Пьер Нарциссның үлеме сәбәбе билгеле
  • 23 Июн 2022 - 07:10 Авыл апасыАмерика орэнгесе (клён) устергэн очен сельсоветларга да "кучтэнэч" кирэк! Ташландык, хужасыз бакчаларда, ерганакларны тутырып усэ, орлыгын, яшь усентелэрен жыеп бетерэ…Бакчада балтырган үсеп утырган өчен күпме штраф каралуын әйткәннәр
  • 21 Июн 2022 - 16:23 АнонимБик изге кунелле кешелэр. Алла тэгалэ ярдэменнэн ташламасын. Узлэренен игелеклэре кире менлэтэ кайтсын. Амин.🤲Чарасызлар (гыйбрәтле язмыш)
  • 21 Июн 2022 - 10:09 ГулияАллах сакласын, курэчэк итмэсен🙏 Бу гайлэгэ Аллах узенен ярдэмен бирсен🙏Фатирында янгын чыккан Чулпан: “Әле ярый балам өйдә юк иде”

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!