“Әкрен генә үтерә”: табиб организмны сиздермичә генә эчтән “ашаучы” яман шеш төрләрен атап үткән

Табиб-онколог Әхмәд Әл-Модир “Daily Express” хәбәрчесенә кешене “әкренләп кенә үтерүче” яман шеш төрләрен атап үткән. Башта алар үзләрен берничек тә сиздерми, ә сиздерә башлагач – дәваланырга инде соң була.

Табиб бу җәһәттән үпкә, бавыр, аналык җиңсәсе, күкәйлекләр, ашказаны асты бизе, простата һәм эчәкләрдә яман шеш төрләрен атап үткән. Әлеге органнарны рак зарарлаган очракта, кеше бернинди дә авырту сизми.

Медик әйтүенчә, нәкъ менә шуңа күрә, хәтта үзеңдә бернинди кәефсезлек сизмәгән очракта да, медицина тикшеренү узарга кирәк тә инде.


Фикер өстәү