Рима Сафиуллова: «Хатын-кызга сабыр булмыйча ярамый»

Тәтеш районының һәрбер авылында «гаилә җитәкчесе» бар. Мондый   белгечләр әлегә республиканың бер генә районында да юк. Районның «Ак калфак» һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмалары бүлекләре  җитәкчесе, «Интернациональный союз женщин» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча рәсми вәкиле Рима САФИУЛЛОВА белән  авылны, гаиләне саклау, хатын-кызның роле, көчле булу серләре турында сөйләштек.

Рима Гомәровна, гаилә җитәкчеләре нинди вазыйфаны башкара?

– Әлеге белгечләр районның барлык татар авылларында да бар. Алар – «Ак калфак» җәмгыятенең авыллардагы җитәкчеләре. Әгәр сине хөрмәт итмәсәләр, син башкаларны артыңнан ияртә алмыйсың. Бу белгечләрнең гаиләләрне саклауда файдасы зур булыр дип уйлыйм.

Авыллар тарала, күп гаиләләр аерылыша. Шуңа күрә әлеге проектка ЗАГС  хезмәткәрләре белән бергәләп тотындык. Кызлар кияүгә чыга, әмма гаиләдә үзләрен ничек тотасын белми. Вак-төяк сәбәп табып ызгышалар да аерылышалар. Кызганыч, нәтиҗәдә балалар ятим кала. Әти-әни гаебе аркасында газап чигеп яшәргә туры килә. Хатын-кызга сабыр булмыйча ярамый. Язылышкан вакытта ук яшь парларга менә шуны ныклап аңлату җитми. Балага ана назы гына түгел, әти тәрбиясе дә кирәк. Мин төпчек улымны 45 яшьтә таптым. Ирем – җитәкче, бер караганда, бала гел минем янымда. Әмма ул: «Әле ярый әти булды, безне бик җитди итеп тәрбияләде», – диде.

Яшьләрне авылда калдыру мәсьәләсенә дә игътибарны арттырырга җыенабыз. Элек колхозда эшләгән әби-бабайларны чакырып, ферма, кырларда йөртеп, балаларга үзләренең хезмәте, җиргә тугрылык турында сөйләтәсебез килә.

Озак еллар бергә яшәгән үрнәк гаиләләрне дә чакырып котларга исәп. Алма агачыннан ерак тәгәрәми. Кызлар – анага, ирләр атага охшарга тырыша. Эшкә караганда да гаилә мөһимрәк. Кызганыч, эчкечелек, игромания, наркомания кебек тискәре күренешләр авылларга да үтеп керә башлады. Шуңа күрә һәр гаиләне күз уңында тотып, бәладә ялгыз калдырмаска тырышабыз. Эчкән ирләрне машинама утыртам да дәваланырга алып барам. Арада 12 ел эчмичә, гаиләсен саклап, матур итеп яшәүчеләр дә бар.

Тагын мине балаларның көннәр буе телефонда утыруы борчый. Еламасын дип, әниләр өч айлык сабыйга замана уенчыгын тоттыра. Аннан шуннан аера алмый интегә. Тартып алган өчен, әниләренә кул күтәрүче балалар да юк түгел. Табиблар компьютер уеннарына бәйлелекне наркотиктан да куркынычрак дип әйтә. Игътибар җитмәү нәтиҗәсе бу. Балаларның күбесе начарлыкны да шуңа эшли. Аларның психологиясен яшьтән үзгәртергә кирәк. Менә шушы юнәлештә эш башларга ниятлибез. Психолог белгечлегенә юкка гына укымадым бит. Тәртибе аксаган үсмерләр белән бушлай шөгыльләнергә теләгем бар. Бездә тәрбия эшләре буенча күп эш башкарыла.

– Халыкны  урыныннан кузгату авырмы?

 – Аны кузгатыр өчен бердәм булырга кирәк. Барлыгы 16 авылда эшне оештырдык. Һәрберсенең үз театры, ансамбле бар. Каз өмәләре кебек төрле милли бәйрәмнәр үткәрәбез. Быел балаларга ак калфаклар киертеп, Сабан туена бүләкләр җыйдык. Аларның ничек сөенгәнен белсәгез! Бииләр, җырлыйлар. Бакча, мәктәп, лагерьларга йөрибез. Балалар килеп кочаклыйлар. Күчтәнәчләр дә өләшәбез. «Тагын кайчан киләсез?» – дип сорыйлар. Үзе бер якынаю бит бу. Инвалидлар, картлар йортларына да йөрибез.

Бергәләп чишмәләрне төзекләндердек. Ел саен май аенда зиратларны чистартабыз. Әби-бабайларны җыеп, ифтар мәҗлесләре үткәрәбез. Бергәләп эшлибез дә, бәйрәм итә дә беләбез. Халык күмәк чараларга тартыла. Мин «глава хатыны» дип борын күтәрсәм, куркып калырлар иде.

Кайчагында балаларны үзебез үк бозабыз түгелме? Күпләр балалары, оныклары белән вата-җимерә русча сөйләшә. Нигә татарча сөйләшмәскә? Телебезнең бетә баруына үзебездән кала башка берәүне дә гаепли алмыйбыз. Балага телгә, милләткә мәхәббәтне дә кечкенәдән салырга кирәк. 

Соңгы вакытта, авылларда капкалар ябык, күрше күршегә йөрми, диючеләрне ишетәбез. Кешенең күңеле йомылу бик куркыныч нәрсә бит ул…

– Юк, бездә алай түгел. Капкалар ачык, кешегә ышану дигән нәрсә бар. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. Күршегә кереп, хәл белешү, чәй эчү гадәте дә бетмәгән. Авылларда өлкәннәр дә клубка йөри. Анда кул эшләре белән шөгыльләнә, бер-берсе белән аралашалар. Рухи яктан йомылдык дип әйтеп булмый.

– Хатын-кызның гаиләдәге роле турында сөйләшик әле. Кайбер нәфис затлар  өйдә утырып кына гаиләне сакламакчы. Сезнеңчә, бу дөресме?

– Мөселман ирләре, җитәкчеләр арасында хатыннарына, өйдә утыр, диючеләр дә бар. Бөтен нәрсәң дә бар, телисең икән, матурлык салонына йөр, диләр. Халатыңны киясең дә көн буе кәстрүл юудан башың чыкмый. Хатын-кызга бервакытта да өйдә утырырга ярамый. Ул шәхес булырга тиеш. Тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Ирләре хыянәт итә башласа, аерылышырга туры килсә, андый хатыннар тормышка яраксыз булачак.

Мин «глава хатыны» дип, өйдә утырырга теләмим. Минем – үземнең, Рәмис Хатыповичның – үз эше. Аның кәнәфие мәңгелек түгел бит. Әгәр ирем эшеннән китсә, мин кая барам, кешеләрнең күзенә ничек карыйм? Мин – үзем шәхес. Ир – баш, хатын – муен. Гаиләдә шулай булырга тиеш. Аш пешкән, иремнең өсте чиста, башка эшенә тыгылмыйм. Мин иремә ирек бирдем.

Ә сез эштә нинди хатын-кыз? Агрофирма җитәкләү кыен түгелме?

– Нинди яңа техника, трактор кайта, башта үзем утырам. Комбайнда игеннәрне суктырып карыйм. Чәчү вакытында кырга китәм. Механизаторларны барып кочаклап алам. Гадилек – минем өчен беренче урында.

Эшемдә бухгалтерия кызларыннан башка чәй дә эчмим. «Сез бит инде – директор, глава хатыны», – диләр. Юк, мин алардан аерыла алмыйм. Безнең халык бердәм. Алар белән 26 ел бергә бит инде. Без бер белмәгән Жуково авылына Ульян өлкәсеннән килдек. Элеккеге директор киткәч, эшчеләр, без моннан китәбез, дия башлады. Иң авыры шул булды. Акча эшләп, кесә ягын калынайталар да китәләр икән. Шөкер, гади халыкта ышаныч тудыра алдык. Белгечләребезнең барысы да – яшьләр. Ульяннан килеп эшләүчеләр дә бар. Рәмис Хатыпович – бик көчле җитәкче. Ул булмаса, хуҗалык мондый уңышка ирешә алмас иде. Мин башта хуҗалыкта хисапчы булып эшләдем. Тугыз ел элек ирем район хакимияте башлыгы вазыйфасына билгеләнгәч, юксынудан аның кабинетына кереп утырып эшли дә алмадым…

 –  Тормышыгызда да сынаулар аз булмаган. Ничек итеп көчле хатын-кыз булып кала белдегез?

– Жуково авылына күчеп килгәч, башта ике ел ярым балалар бакчасының 12 квадрат метрлы бүлмәсендә яшәдек. Ул вакытта олы улыбыз 5 нче сыйныфта укый иде. Өй җиткездек. 2013 елда өебез янды, кара күмердән башка берни дә калмады. Ульяндагы фатирны да саткан идек, җитмәсә. Ярты ел үткәч, улыбыз Эльвир авариягә эләкте. Бала хәсрәте белән йорт турында уйламадым да. Аңа хәзер 37 яшь. Ун ел инде урын өстендә. Мин башта бик нык еладым, әмма елап кына терелсә, сихәтләнсә икән ул!.. Аны дәваларга көч тә, акча да кирәк. Хәзер Кытайга дәваланырга барырга җыенабыз. Төпчек улыбыз Эмильгә 20 яшь тула. Быел Мәскәүдәге вузның беренче курсын тәмамлады. Абыйсы белән энесе арасында туганлык җепләре бик нык. Тормыш тигез генә бармый шул. Нинди генә сынаулар алдында калса да, хатын-кыз көчле булырга тиеш.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

.

 

 


Фикер өстәү