Миңнеханов Казан дары заводы эшчеләре һәм ветераннарын заводның 235 еллыгы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Казан дары заводының 235 еллыгына багышланган тантаналарда катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов заводның 2,5 мең кешедән, йөздән артык хезмәт династиясеннән торган коллективы белән үзенчәлекле икәнлеген әйтте. «Бу үз эшенең профессионаллары, алар эшкә тулы җаваплылык белән карыйлар. Һәр хезмәткәргә рәхмәтемне белдерәсем килә», — диде ул.

ТР Рәисе производство ветераннарын аерым котлады, яшь буын хезмәткәрләренә биргән тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул яхшы эшләүләре белән аерылып торган эшчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Заводның генераль директоры Александр Лившиц хәзер предприятиедә 160 хезмәт династиясе исәпләнүен әйтте. «Безнең предприятиенең аерым горурлыгы — эшчеләр», — дип билгеләп үтте ул.

Тантаналы өлештән соң Рөстәм Миңнеханов Казан дары заводы тарихына багышланган күргәзмәне бәяләде һәм производство ветераннары белән аралашты.

 


Фикер өстәү