Россиянең күп кенә төбәкләрендә июньнең соңгы атнасында хәмер сатуны тыйганнар

Илнең күп кенә төбәкләрендә июньнең соңгы атнасында хәмер сатуны тыйганнар. Сәбәбе – бу көннәрдә мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре уза. Аек булырга тәкъдим итүчеләр арасында Татарстанның да бер районы бар.

Чыгарылыш кичәсендә спиртлы эчемлекләргә урын юк. Ил төбәкләре җитәкчеләре әнә шул фикердә. Шуңа күрә июньнең соңгы көннәрендә, гомумән дә, хәмер сатуны тыеп торырга киңәш иткәннәр. “Коры закон” Амур, Белгород, Кемерово, Ростов, Самара өлкәләре, Башкорстан, Чувашстан республикаларында, Санкт-Петербург шәһәрендә вакытлыча гамәлгә кергән инде. Мәктәпләрдә узучы чыгарылыш кичәләрендә алкоголь эчемлекләр кулланган өчен штраф күләме дә билгеле. Шешә күтәреп кәеф-сафа корып йөрүчеләргә 1 мең 500 сумнан – 5 мең сумга кадәр штраф яный. Тагын шул кадәр үк акчаны җавапсыз әти-әниләргә түләргә туры киләчәк. Ярамаган урында хәмер кулланган өчен дә 500 сумнан – 1 мең 500 сумга кадәр штраф яный.

Татарстанның Лениногорск районында яшәүчеләргә дә тыелып торырга туры киләчәк. Район хакимияте башкарма комитеты җитәкчесе кибет хуҗаларына соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәсе вакытында спиртлы эчемлекләр сатмаска киңәш иткән. Тыелган исемлеккә сыра, шәраб, ликер, шампан шәрабе, сидр һәм башка шундый алкоголь эчемлекләр эләккән.

– “Коры закон” нәрсәгә китерергә мөмкин икәнен беләбез бит инде. Илдә мондый тәҗрибә булды. Эчкән кеше ничек тә җаен таба ул. Мин мондый тыюларны хупламыйм. “Коры закон” кертергә тотынганчы, тиешле җирлек булдырырга, ягъни халыкка башка шөгыль табарга кирәк. Ни өчен хәмер эчәләр соң? Шул рәвешле көндәлек тормыштагы кыенлыклардан качып котылырга телиләр. Чәркә артыннан чәркә күтәреп, баш бөтен шешәгә чумалар. Вәзгыятьне яхшыртуның бердәнбер юлы – ул спиртлы эчемлекләр сатуны сәүдәдән чыгару. Ягъни, хәмер азык-төлек кибетендә сатылырга тиеш түгел. Аерым сәүдә нокталары булдырсыннар. Ә бездә ничек? Аракы ипи белән сөт янәшәсендә сатыла. Шул рәвешле балаларны кечкенәдән үк хәмер ул – “туклану продукты” дип сеңдереп үстерәләр. Аермасы: имеш, ул өлкәннәргә генә рөхсәт ителә. Ә балаларның ничек тә тизрәк зур үсәсе килә бит. Шуңа күрә балалар арасында эчкечелек күрсәткече арта да инде. Өлкәннәр белән чагыштырганда, балалар арасында хәмергә бәйлелек тизрәк барлыкка килә, – дип сөйләде “ВТ” хәбәрчесенә танылган нарколог Рөстәм Вәлиуллин.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү