Татарстан феминистлары: «Без – ирекле корбаннар»

Сыер дуласа, аттан яман. Авызың тулы кан булса да, ил алдында төкермә. Өйдәгене тышка чыгарма. Халыктагы бу әйтем-гыйбарәләр әйтерсең лә хатын-кызны кысада тоту өчен уйлап табылган. Чыннан да, синең урының – аш бүлмәсендә, ирләр эшенә тыкшынма, түз дип, гүзәл затларның кайсысына гына әйтмәгәннәр инде! Шуңа күрә бездә феминизм дип авыз тутырып сөйләшү дә юк, аны тыйнак кына «хатын-кыз мәсьәләсе» дип йөртәләр. Чөнки  «феминизм»га әллә нинди тискәре мәгънәләр салынган.

Тарихка күз салсак, татар феминизмы башында фикерле ир затлары – Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗаниләр тора. Алар хатын-кызның белем алу мәсьәләсен, тигез хокуклы булуын күтәреп чыга. Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев юкка гына: «Туг яңадан, мәгърифәтле анадан», – дип язмый бит инде. Сүз уңаеннан, Ризаэддин Фәхретдинне тикмәгә телгә алмадык. Күптән түгел аның «Мәшһүр хатыннар» дигән хезмәте рус телендә дөнья күрде. Тәрҗемәче галимә Алсу Хәсәвнех аны стереотиплардан азат, уникаль хезмәт дип атый:

– Без бит хәйриячелек белән шөгыльләнгән, мәчет, мәктәпләр төзеткән, китапханәләргә нигез салган хатыннар турында бернәрсә белмибез. Ризаэддин Фәхретдин аларның исемлеген бирә һәм фәнни эшне Мөхәммәд с.г.в. якыннарыннан булган хатын-кызларның тәрҗемәи хәлен яктырту белән алып бара. Бу очраклы түгел, чөнки ислам чорында яшәгән хатын-кызлар күренекле иҗтимагый дәрәҗә тотканнар, ирләр арасында абруйлары зур булган. Мисал итеп, пәйгамбәребез хатыннарыннан иренең таянычы Хәдичәне, хәдисләр белгече буларак танылу алган, төрле сәяси төркемнәр көрәшендә роле зур Гайшәне телгә алу да җитә. Сезнең инде: «Кемнәр алар –  мәшһүр хатыннар?» – дип сорыйсыгыз килә. Берничә исемне атыйм. Болар – Гайниҗамал Яуш, Галия бинте Шиһабетдин, Маһруй Барудия, Мөхлисә Бубый, Фатыйма Аитова.

Алсу Хәсәвнех фикеренчә, бүген бу хәрәкәт җанланып килә. Аныңча, ирекләр дә яуланган, ләкин корбанчылык фәлсәфәсе беркая да китмәгән:

– Ризаэддин Фәхретдиннәр заманында максат – ирләргә теләктәш булып, глобаль проблемаларга каршы бергәләп көрәшү. Бездә бит феминизм барлыкка килгәндә үк үзенчәлекле була һәм көнбатыш карашлардан нык аерыла. Көнбатышны карыйк. Анда сүз ирләр белән тигез хокуклы булу турында бара. Шәрыкта исә  – беренче чиратта хатын-кызны тулы белемле итү, мәгърифәтле аналар әзерләү турында кайгырту. Хатын-кыз, чыннан да, хокукларны яулап алды. Ул ирләр һөнәрләрен дә булдыра, алар белән бер авырлыкны күтәрә, шуның өстенә гаилә, баланы тәрбияли. Бу бит – хатын-кызга авырлык күбрәк салынган дигән сүз! Көнчыгыш илләрендә, мәсәлән, хатын-кызның эш сәгатьләре азрак. Чөнки аның балаларны тәрбиялисе бар. Әйе, бер караганда, ирек тә яуланды кебек, әмма хатын-кызның корбанчылыгы беркая да китмәде. Элек тә шулай булган ул, хәзер дә. Чөнки ирләр заманында яшибез.

ФемКызлар төркеме активисты Таисия Альбариньо бөтен ирекләр дә яуланды дигән фикер белән килешми. Аныңча, хатын-кыз бөтен профессиядә дә эшли алмый, аларның вакыты урлана, яшь чикләүләре куела. Әйтик, 23тә, мәсәлән, кыз «карт кыз» статусын ала һәм башкалар. ФемКызлар ничек оешкан соң?

– Без узган ел «Ачык микрофон» чарасын үткәрдек һәм шуннан оешып киттек дияргә була, – дип сөйли Таисия Альбариньо. – Безнең максат – Казанда яшәүче хатын-кызларны җыеп, проблемаларны уртага салып сөйләшү. Ул вакытта үзебезне феминисткалар дип атамадык әле. Беренче әңгәмә стереотипларга багышланды. Аңа кадәр мин Санкт-Петербургның «Һава кабыргалары» дигән хәрәкәт чарасында катнашып, илһамланып кайткан идем инде. Оешырга кирәк, дигән теләк ныгыды һәм без ачык микрофон форматында эшли башладык. 8 Март бәйрәме уңаеннан быел «Мин гаепле түгел» дигән Бөтенроссия фестивале белән берлектә лекторий үткәрергә җыенабыз. Бүген иң борчыган мәсьәлә – гаиләдә җәберләнү. Ул бик куркыныч төсмер ала башлады. Юкка гына өйдә җәберләнүне кисәтү буенча закон проекты эшләнми бит инде. Корбаннар бик күп, сез аны һәркөн үзегез дә ишетеп торасыз. Безгә дә бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Авыр хәлдә калган ханымнарны «Фатыйма» кризис үзәгенә юллыйбыз. Дөресен әйтик, бу үзәк үзе дә ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә үзебез үткәргән чараларның керемен аларга бирәбез. Шунысы сөендерә: феминизмны ирләр дә аңлый башлады. Әлеге хәрәкәткә негатив караш объектив мәгълүмат булмаудан килә. Феминизм – азгынлык дигән сүз түгел. Без ирләргә каршы чыкмыйбыз. Арабызда гаиләле, балалы ханымнар бик күп. Безне хезмәт, вакыт, гомер, ирек мәсьәләсе борчый.

Ә менә феминисткаларның Татарстан җәмгыяте активисты псевдоним астында сөйләргә теләде. Әйтүенчә, аларга янаулар, куркытулар белән дә көрәшергә туры килә. Аныңча, хәлләр болайрак тора:

– Без – тулы хокуклар өчен көрәшүче сәяси юнәлештәге җәмгыять. Йөз еллар дәвамында төзелгән теоретик базабыз бар, ләкин  аны, кызганыч, тулы канлы һәм оешкан төстә дип әйтеп булмый. Бүген Россиядә феминизм – интернетта һәм оффлайн эшләүче утраучыклардан гыйбарәт. Чөнки бүген феминизм дигәндә теләсә нәрсәне күзаллыйлар, ләкин әлеге хәрәкәтнең асылын аңлаучылар бик аз. Әйе, көчләнү, җәберләнү – иң кискен мәсьәләләрнең берсе. Аның хәтта терминологиясе дә үзенчәлекле бит. Без «гаиләдә җәберләнү» дип сөйлибез, беркайчан да «ир-атның хатынын һәм балаларын җәберләве» дип атамыйбыз. Чынлыкта шулай бит. Ләкин хатын-кызны яклаучы кануннар юк. Күптән түгел үзенә һәм балаларына кул салырга омтылган ханым – соңгы чиккә җитүнең һәм яклау булмауның ачык мисалы. Мондый күренешләр белән ничек көрәшергә? Ике юл бар. Икесе дә үтемле. Беренчедән, ана булу системасын камилләштерергә кирәк. Бүген гинекология – сәламәтлек саклауда иң мескен тармак. Кызларга ана булуны үсешнең бердәнбер варианты итеп тагудан туктарга кирәк. Абортларны тыю – шушы фикерне көчләп тагуның бер юлы. Күпләр әтиләр белән эшләүне дә котылу юлының берсе дип саный. Ир кеше әтилеккә әзер булырга тиеш. Бүген шундый статистика да бар: педофилиядә күп очракта кызларның якыннары, әтиләр катнашкан була. Хачатуряннар эше – моның ачык мисалы.

Әлеге җәмгыять кызлары әйтүенчә, бүген батып баручы үзен үзе коткарырга мәҗбүр. Һәрбер хатын-кызның – үз тәҗрибәсе, үз фаҗигасе. Дөрес, бездә ханым депутатлар, министрлар да бар. Ләкин алар да хатын-кыз мәсьәләсенә күз йомуны кулайрак күрә. Көчләү, җәберләү җәмгыятьтә болай гына барлыкка килми, ул – сәяси проблемаларның берсе. Аны хәл итү өчен сәяси көч кирәк. Бездә ул көч һәм андый ихтыяр юк.

Ирек дигәннән, хатын-кызга чарасызлыктан көчле булырга туры килә. Җырчы Илсөя Бәдретдинова әнә шул фикердә:

– Ирләр феминизмны кабул итә башладылар дип уйлыйм. Аларга бу хәтта ошый да. Чөнки хәзер күп кенә ир-атлар, хатыны күбрәк акча эшли икән, үз теләкләре белән бала карап, өйдә утыра. Ни өчен бүген хатын-кыз алга чыгарга мәҗбүр? Чөнки ирләрне үзебез үк бозып бетердек. Без хәзер гүзәл зат була белмибез. Мескенләнеп, матур күлмәк киеп, мин моны булдыра алмыйм шул, дип кайсыбыз гына әйтә? Шулай дисәк, бәлкем ирләр үзләре эшли башлар иде. Хатын-кыз башка чара булмаганлыктан баш күтәрә. Чөнки баланы, шул ук ирне дә ашатасы, тормышны алып барасы бар.

 

Феминизмнан куркырга кирәкми. Аны үстерергә, хәтта феминистик инкубаторлар оештырырга кирәк. Мөхәррир Рәшит Әхмәтов әнә шундый фикердә:

– Республика җитәкчеләренә бу процессны игътибар белән күзәтеп барырга тәкъдим итәр идем. Хатын-кызга бөтен яктан, бигрәк тә гыйлем туплау ягыннан үсәргә кирәк. Чөнки стратегик яктан алар сизгеррәк, этик һәм эстетик яктан ирләргә караганда өстенрәк. Хәзер инде көч һәм ирләр агрессиясе чоры үтте, XXI гасырда күп процессларга сизгерлекнең, ягъни интуициянең көчле булуы кирәк. Хатын-кыз бу модельгә бик ятышлы. Шуңа күрә махсус структуралар, феминистик инкубаторлар булдыру бер дә комачау итмәс иде. Чынлыкта Россиядә хатын-кызның хәле авыр. Өйдә җәберләнү мисаллары әледән-әле чыгып тора. Яшерен-батырын түгел, хатын-кызның карьера үсеше юк дәрәҗәсендә. Җәмгыятьтә ир-ат шовинизмы киң җәелгән. Болар барысы да ил үсешенә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә мин феминизмны үстерергә кирәк дип саныйм. Ләкин бу амазонкалар чорына әйләнеп кайту дигән сүз түгел. Монда тигез хокуклар турында сүз бара. Ул бездә юк. Ирләр гүзәл затларга ярдәм итәргә тиеш. Татарстан бу яктан да беренче була ала. Ә лидер ханымнар бездә бар. Мәсәлән, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, креатив министр Ирада Әюпова, Наталья Фишман, Олеся Балтусова, театр хәрәкәтен җанландырган Гүзәл Сәгыйтова, язучылар кабул итмәгән, ләкин 150 мең китабын саткан Зифа Кадыйрова. Күбрәк булсыннар алар, җәмгыятькә мондый ханымнардан бары тик файда гына.

Бүген «хатын-кыз мәсьәләсе» әнә шулайрак тора. Фикерләр төрле, алар белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Ләкин мәсьәлә кискенләшкәннән-кискенләшә. Сәяси яктан ниндидер үзгәреш булмаса, токмачлар куерып китмәгәе әле.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү