Беренче татар феменисткасы, яки гаиләләр ник бәхетсез?

Бүген мин тагын бер тапкыр бәхет турында язарга теләгән идем. Әмма психотерапевт Михаил Литвакның бер тикшеренүенә күз төште дә теманы аз гына киңәйтеп, гаилә бәхете дип алырга булдым. Алдан ук әйтеп куйыйм: Литвакның байтак фикерләре белән килешмим. Язмада бары тик үземнең карашлар белән туры килгәннәрен генә файдаланам.

Танылган психотерапевт бервакыт 11 мең гаиләне тикшергән һәм шуларның бар тик өчесе генә бәхетле икәнен ачыклаган. Монда инде бер нәрсәне истә тотарга кирәк: кешеләр психотерапевт янына үзләрен бәхетсез тойганда гына бара һәм Литвак гел бәхетсез гаиләләр белән генә очрашкан икән, гаҗәпләнерлек берни дә юк. Әмма рәсми статистика бар: бүгенге гаиләләрнең яртысыннан артыгы таркала. Менә монысы, чынлап та җәмгыятьтә бәхетсезлек дәрәҗәсенең коточарлык зур булуы турында сөйли. Әле түзеп, бала хакына дип, яисә кеше сүзеннән куркып, гаиләне саклап, азапланып яшәүчеләр күпмедер… Шулай булгач гаиләдә үзен бәхетле тоючылар саны 0,3 процент кына булса, гаҗәпләнергә кирәкмидер дә, мөгаен. Ир белән хатынның даими янәшәлеге бездә катастрофага әверелүен быелгы үзизоляция күрсәтте бит инде. Аерылышучылар саны артты, гаилә җәнҗаллары ешайды, диделәр. Үзен гаиләдә дә бәхетле дип хис итмәсә, кеше кайда һәм кайчан бәхетне тоя ала соң?

Литвак гаилә бәхете булмауны чын ирләр һәм хатын-кызлар булмаудан күрә. Ул ирләр дип сөйләшми, чалбар киючеләр, ди, хатын-кызлар дип әйтми, итәк йөртүчеләр, ди. Үзебездән өстик, замана хатыннарының байтагы итәкне бөтенләй дә кими, чалбардан йөри… Чын ирләр калмады дип чаң сугучылар аз түгел. Хатын-кыз авызыннан: «Ирләр белән мәчеләр арасында бернинди дә аерма юк. Икесеннән дә диванда батынкы эз генә кала», – дигән усал фикерләр дә еш ишетелгәли. Ирләрнең көчсезләнүе, дилбегәне югалтулары, бернәрсә өчен дә җавап бирергә теләмичә, хатын тәрбиясендә генә яшәргә ияләнүләре факт бит инде. Моннан беркая да качып булмый. Күпчелек очракларда хатын-кыз карьера ясый, лидерлыкка омтыла, гаиләне тәэмин итә, җитмәсә өйдә тавык чүпләп бетерә алмаслык хатын-кыз мәшәкатьләреннән дә котыла алмый.

Икенче бер Мәскәү психотерапевты Михаил Папуш: «Миңа консультациягә килгән хатыннар нәрсә теләгәннәрен белә. Ә ирләр еш кына нәрсә теләргә икәнен хатыннары күрсәткәнен көтә», – ди. Папуш фикеренчә, ир булу ул – максатың булу. Ә хәзерге утыз, кырык яшьлекләр сабыйлардан берни белән дә аерылмый, ди ул.

Психотерапевтлар беравыздан, хәзерге кешеләр начар тәрбия алган, аларны уйларга, ир яисә хатын сайларга өйрәтмәгәннәр, дип ассызыклый. Литвак, мәсәлән, шундый бер тест уздырган: өйләнешергә ясалган тәкъдимнәрнең хатын-кызлар кайсысына өстенлек бирүен сынаган. «Мин синнән башка яши алмыйм», «Мин сине беркайчан да кыерсытмам», «Әйдә, тормыш йөген бергә тартабыз» дигән өч тәкъдимнең берсен сайлау мөмкинлеге биргәннәр хатыннарга. 75 процент хатын-кыз беренчесенә өстенлек биргән. Өченчесе бер хатынга да ошамаган. «Мин синнән башка яши алмыйм» дигән вариант – сабый-ирләр яки эчкечеләр фәлсәфәсе, ди Литвак. Хатын-кызга гомере буе гаилә йөген үзе генә тартып, инфантиль ирне тәрбияләп яшәргә туры киләчәк, димәк. Ә менә «тормыш йөген бергәләп тартыйк» дигән тәкъдимне ышанычлы һәм, чынлап та ярата белгән ирләр генә ясый, ди. Хатыннар исә андый тәкъдим ясаучы ирләрдән кача һәм үз бәхетсезлекләре кочагына үзләре атлый, димәк.

Ирләрнең ир булудан туктавы – озак вакытлы тәрбия нәтиҗәсе бит ул. Мин моның ике нигезен күрәм: беренчесе, хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш – феминизм, икенчесе, ир балалар белән кызларның бер класста утырып укулары. Үземнең укытучылык тәҗрибәсе әйтә икенчесе турында: ике җенесле сыйныфта лидерлык кызлар кулында була, малайлар буйсынып, шулар кулындагы дилбегә йогынтысында яшәргә өйрәнә. Моның үз психологик һәм физиологик сәбәпләре дә бар. Кызлар малайларга караганда иртәрәк өлгерә, үз классташларына өлкән сыйныфларда алар инде баласытып карый башлыйлар. Бу гадәт традиция буларак гаиләгә дә күчә: хатынга берьюлы баш та, муен да булырга туры килә.

Феминизм дигәненең исә тарихы озын. Башка халыкларда ничектер, татарларда феминизм идеяләрен иң беренче ирләр, ир язучылар күтәреп чыга. Егерменче гасыр башында бу – Фатих Әмирхан һәм… Галимҗан Ибраһимов. Иң беренче феминист хатын-кыз образын әдәбиятта, гафу итегез, «Татар хатыны ниләр күрми» әсәре белән Галимҗан Ибраһимов тудыра. Мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһдиев тиктомалдан гына бу әсәрнең исемен «Татар хатыны ниләр күрсәтми» дип атамый, чөнки ул чын әдәбиятны белә. Әдәбиятны укыган безнең буын – минем  яшьтәшләрем – табиблар, инженерлар, тракторчылар  «Татар хатыны ниләр күрми» дигән повестьның бозылган вариантын гына укып беләләр. Алар белүенчә, әсәрнең төп героинясы Гөлбану иренең һәм каенанасының кыерсытуларына, кыйнауларына түзә алмыйча батып үлә. Хакимияткә большевиклар килгәч, Галимҗан Ибраһимовка әсәрне шулай ботарлап ташларга туры килә инде, заман таләпләренә яраклашырга мәҗбүр була. Ә чын Гөлбану һич тә алай җебегән, куркак персонаж түгел. Иренең башбаштаклыгына баш иеп тормый ул – ташлап китә дә ирләр киеме киеп, ир кеше образында яши башлый. Ирләр эшли торган эшләрдә ватыла, сәүдә итә башлый һәм… кызлар озата. Хатын-кыз тәненең бөтен нечкәлекләрен белгәнгә күрә, аның соңгы гамәле гадәттән тыш уңышлы чыга: кызлар аның иркәләүләреннән акылларын югалта. Әдәбиятка шулай итеп беренче феминистка образы гына түгел, беренче татар лесбиянкасы да персонаж буларак бәреп керә. Гөлбануны, сәүдә эшләре белән йөргәндә, үзенең туган йортына тукталу гына фаш итә. Туганнар һәм күрше-күлән, чибәр егеттә югалган кыз чалымнары күреп, аны мунчага җибәрәләр һәм, ул юына башлагач, ишекне бәреп керәләр…

Сүз Гөлбануның типик образ булуы турында бармый. Галимҗан Ибраһимов гүзәл затны ир кеше кабыгына төреп, ихтыярсыздан, татар хатыннарының бәхетсез киләчәген тасвирлый: тормышны җигелеп тартачаксыз, ирләр эшләгән барлык авыр эшләрне дә эшләячәксез, ди. Бәлки, ул алай дип әйтергә теләмәгәндер дә, әмма сәнгать теле язучы фикерен узып китә бу очракта: киләчәккә дөрес фаразлар бирә башлый. Бөек Ватан сугышы фаҗигасе башлангач, хатын-кызның ирләр кабыгына төренүе мантыкый рәвештә төгәлләнә: фронттан аз санда калып кайткан ирләрнең байтагы кыланып күрсәтә дә соң хатыннар күплегеннән файдаланып… Тормышта очраклы берни дә булмый. Сугыш егерменче гасыр башы идеологлары оеткы итеп салган идеяләрне тормышка ашыра: хатыннар ирләр белән тигезләшә һәм без бүгенгә кадәр дәвам иткән һәм, үсеп җәелгән тын фаҗигане күзәтәбез. Дөнья тоткасы булудан туктаган ирләр беркайчан да хатын-кызны бәхетле итә алмый инде. Диванда мәче кебек батынкы эз калдырудан бүтәнгә ярамыйлар чөнки.

Дилбегәне үз кулыңа алу, хатыннарны үз табигатенә хас булган рольгә кайтару өчен бик күп кыенлыклар аша үтеп чыныгырга кирәк бит. Стивен Кови: «Өч очракта тизрәк өйрәнәсең: 7 яшькә кадәр, тренингларда һәм тормыш сине почмакка китереп кысканда», – ди әнә. Хәзерге ирләр 7 яшькә кадәр генә түгел, 27 яшькә кадәр дә әни итәгеннән төшми, әниләре аларга вуз тәмамлаганчы теплица шартлары тудырырга тырыша: мәктәптә укытучы белән билге өчен көрәшә, вуз дипломын сатып алып бирә, эшкә генә урнаштыра алмый… Эшкә сәләтсез була бит инде егет. Үзгәрергә теләп тренингларга йөрми (чын тренинглары да юк инде аның бездә, нәрсәнедер сату өчен оештырылган алдакчы курслар гына). Ә тормыш почмакка китереп кысканда, хатын артына кереп качу форсаты тумый калмый. Зарланып яши торган 40 яшьлек маңка малайлар шулай тәрбияләнә. Яшермим: без барыбыз да шундый тәрбия аша узган буын. Даими зарланып, үзенең мескенлегенә сәбәп табып яшәүче ирләргә Шварценеггер әнә нәрсә ди: «Син үзеңнең генетикаң, матдәләр алмашың начар дип әйтә аласың, яисә артыңны диваннан күтәреп, үзеңә максат куя һәм үз-үзеңә ышана, үз өстеңдә эшли башлый аласың. Бу очракта син, һичшиксез, уңышка ирешәчәксең», – ди. Бәлки, замана ирләренә хатын-кыз итәгеннән төшеп,  Шварценеггер киңәшен тотарга керешергәдер? Шуннан башка гаилә бәхете, хатын-кыз бәхете һәм, гомумән, бу тормышта бәхет юк бит.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү