Яз көне әлеге ир-ат бер подъездтан 20 меңлек велосипед урлый һәм аны урамда сатып җибәрә.
Казанның Сафиуллина урамында 24 яшьлек егетне тоткарлыйлар. Ул бер подъездка кереп 20 меңлек велосипедны урлый. Ир-ат саклану чарасы — тросны кисеп алып велосипедны урлавы һәм урамда сатып җибәрүен таный.
29 яшьлек хатын-кыз полициягә гаризаны март аенда ук язган булган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.