Алексей Песошин: “Хатын-кыз бар нәрсәгә дә өлгерә”

Бүген Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Быел бәйгедә катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан 236 гариза кабул ителгән. Финалга 101 хатын-кыз чыккан. 36 ын исә бүген зур сәхнәдән котладылар.

Гүзәл затларны “Хатын-кыз- ана”, “Хатын-кыз –лидер”, “Хатын-кыз– мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галим”, “Минем һөнәрем– минем язмыш”, “Пенсиягә яңа гына чыгучылар (героиня третьего возраста)”, “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинацияләрендә котладылар.
Зал тулы матур ханымнар. Финалга чыккан барлык катнашучы да бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында ял итә. Аларны тәбрикләргә килгән Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да, сезнең матурлыктан башлар әйләнә, дип матур сүзен кызганмады.
– Хәзерге тормышны хатын-кызсыз күз алдына да китерүе мөмкин түгел. Хатын-кызлар һәр өлкәдә хезмәт куя. Алар икьтисадны, мәдәниятне дә кайгырта, сәламәтлекне дә саклый, белем дә бирә, спортка да өлгерә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә эшли. Әлеге бәйге сезнең һөнәри осталыкны һәм уңышларыгызны күрсәтә, – ди Алексей Песошин.
Хатын-кыз бар нәрсәгә өлгерә. Гаилә учагын да саклый. Илнең демографик хәлен яхшырту да гүзәл затлар кулында. Алексей Песошин әнә шулай, дип тә өстәде.
– Ирләргә күңелле мәшәкать тудырган башка бәйрәм юк. Шушы вакытта без үзебезнең тагын бер кат яратуыбызны күрсәтә алабыз. Халыкара хатын-кызлар көне яз алып килә, – диде ул.
Бүгенге бәйрәмдә яз җырларын бүләк итеп кенә тордылар. Ә инде кадет егетләр залдагы һәр хатын-кызга лаләләр өләшеп чыкты. Залдагылар исә, үзләре дә чәчкә кебек. Азнакай районының Актүбә бистәсеннән килгән, “Ел хатын-кызы” исеменә лаек булган Фәридә Кашапованы берәү дә 7 бала үстерүче әни димәс иде. Ул бер дә зарланмый, авыр дип тә әйтми. Тик бер сүз – мин балаларны яратам дип кенә тора. Әгәр яратмаса, үзенең 2 сабые янына тагын биш ятимне алып бәхетле итәр идеме соң?
– Минем әнием дә ятим сабыйлар үстерә. Аннан күреп, без дә тәрбиягә бала алырга булдык. Кызым һәм улым белән киңәшләшкәч, алар каршы түгелләрен әйттеләр. Өйдәге 7 баланы бер дә аермыйм. Алар – миңа барысы да бертигез. Иң мөһиме– алар мине үсендереп, һәр сүземне тыңлап торалар, – ди Фәридә. – Әле финалга узгач та, Казанга килергә уңайсызландым. Әллә бармаммы дигән идем. Тик алар бертавыштан: “Син– лаек! Барасың”, диделәр. Мондый чарада беренче генә катнашам. Әмма күңелем сөенә. Җиңүем өчен балаларыма, иремә рәхмәт.
Һәр сабыйга – әни кирәк! Сәхнәдәге чыгышларның күбесе ана белән бала җылысын чагылдырды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та балачагын искә төшерде.
– Без – бәләкәй чакта 8 Март бәйрәме әниләр көне булып истә калган. Минем беренче укытучым да әни иде. Бүгенге көндә әнием исән булу белән дә бәхетле мин. Халыкта шундый әйтем бар, әтисез үскән баланы әтисез, әнисез үскән баланы ятим, диләр. Шуңа да әниләрегезне кадерен белеп калыгыз, – диде ул.


Фикер өстәү