Татарстан Хисап палатасы Рәисе киңәшчесе вафат

Татарстан Республикасы Хисап палатасы авыр югалту кичерә.

9 ноябрь көнне 68 нче яшендә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе киңәшчесе Сәлимҗан Салих улы Фәссахов 9 ноябрь көнне вафат булды.

Сәлимҗан Салих улы Фәссахов 1953 елның 15 октябрендә Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның биографиясе 45 елга сузылган намуслы хезмәттә чагыла. 1975 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган авылындагы урта мәктәптә физика укытучысы буларак башланып киткән хезмәт юлында ул җаваплылык, тәртиплелек һәм югары гражданлык позициясе үрнәге күрсәтә. Аның бу сыйфатларын соңрак Алексеевск партия райкомының җаваплы хезмәткәрләре дә билгеләп үтә.

Сәлимҗан Фәссахов 1976 елдан ВЛКСМ райкомы секретаре итеп сайлана, 1991 елдан 14 ел дәвамында халык депутатларының район Советында, аннары Алексеевск районы хакимиятендә оештыру бүлеге мөдире, хакимият Башлыгы аппараты җитәкчесе булып эшли.

2005 елның августыннан Сәлимҗан Салих улы Фәссахов тормышын Татарстан Республикасы Хисап палатасына багышлый.

Аның югары эш сыйфатлары, зур хезмәт тәҗрибәсе, хезмәт вазыйфаларын башкаруга җаваплы карашы Татарстан Республикасында тышкы финанс тикшерүе барлыкка килүе һәм үсешенә, Хисап палатасының республика дәүләт хакимияте органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыруга ярдәм итте.

Арабыздан вакытсыз киткән югары хөрмәткә ия хезмәттәшебезнең көндәлек тормышы зур оештыру, иҗтимагый-сәяси эш белән бәйле иде. Ул энергиясе, кешелеклелеге, искиткеч хезмәт сөючәнлеге белән үзе җитәкләгән коллективны яңа хезмәт җиңүләренә алып барды, һәрберсендә ватанпәрвәрлек һәм изге эшләргә бирелгәнлек тәрбияләде.

Сәлимҗан Салих улы Фәссахов, көндәлек эшеннән тәм табып, үзенә тапшырылган һәр эшне тулысынча бирелеп һәм зур җаваплылык белән башкарды.

Татарстан Республикасы үсеше хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән ул Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, «Россия финанс тикшерүен ныгыту өчен», «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә» медальләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисенең Рәхмәт  хаты, «2013 елда Казан шәһәрендә ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале белән бүләкләнә.

Сәлимҗан Салих улы Фәссахов шат елмаеп башка сәлам бирмәс, безнең белән булмас дип уйлау да авыр. Әмма язмыш – аяусыз.

Салимҗан Салих улы әти-әнисенең кайгыртучан улы, үз халкының лаеклы вәкиле, кайгыртучан гаилә башлыгы иде.

Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр!

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе А.И.Демидов һәм

Татарстан Республикасы Хисап палатасы коллективы


Фикер өстәү