Воронежда 3 кешене атып үтергән солдатны кулга алганнар

Воронеж өлкәсендә 9 ноябрьдә «Балтимор»хәрби аэродромы территориясендә берничә кешене атып үтергән 20 яшьлек рядовой Антон Макаровны тоткарлаганнар. Бу хакта Оборона министрлыгына сылтама белән RT хәбәр итә.

Җинаять кылганнан соң ул качып китә, аны 100дән артык ОМОН хезмәткәре һәм Росгвардия хезмәткәрләре эзли. Аны Воронеждан 45 чакрым ераклыкта тоткарлыйлар, ул гаиләсе янына Орел өлкәсенә урланган автомобильдә качарга теләгән була.


Фикер өстәү