«Форпост» үзәге башлыгы Тимур Камалетдинов: «Хәбәргә ышаныр алдыннан жиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәк»

Жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең «Форпост» үзәге башлыгы Тимур Камалетдинов хәбәрләр ташкыныннан торган бүгенге вәзгыятьтә аеруча игьтибарлы булырга чакыра.
– Социаль челтәрләрдәге бөтен хәбәргә дә ышанырга кирәкми. Бүген араларында фейк — ялган булганы да бик күп. Шуңа күрә хәбәрнең яхшысына да, начарына да аның дөреслеген тикшергәч, чынлап та дөрес икәненә инангач кына ышанырга кирәк. Аларга игьтибар бирмичә, күңелгә якын алмыйча, үз эшебез белән шөгыльләнәсәк, тагын да яхшы.
Белгеч хәзерге вәзгыятьне вакытлы күренеш дип атый.
– Теләсә-кайсы кризис – вакытлы күренеш. Бүген булмаса, иртәгә бетәчәк ул. Тормыш барыбер элеккеге көенә кайтачак. Андый чорларны бик күп үттек инде. Сабыр булырга гына кирәк, – ди Тимур Камалетдинов.


Фикер өстәү