Рөстәм Миңнеханов санкцияләр шартларында Татарстан предприятиеләренең ничегрәк эшләве турында сөйләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы елларда республикада санкцияләргә бәйле авырлыкларны җиңәрдәй нык база булдырылган. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул Россиядә санкцияләр шартларында икътисадның тотрыклылыгын үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе эшли башлавын искә төшергән.

“Ил Хөкүмәте санкцияләр нәтиҗәсен йомшарту буенча карарлар әзерләнүе турында белдерде һәм кайберләре белән таныштырды да инде. Болар – кече һәм урта предприятиеләне тикшерүгә мораторий кертү, ташламалы кредитлау программасын саклап калуга өстәмә акча җибәрү, капиталны амнистияләүнең яңа этабын башлау, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә акча бирү, салым түләү вакытын озайту, IT-тармак компанияләренә ярдәм итү чараларын күрү”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республикада да Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә икътисадны тотрыклы үстерү буенча оператив штаб булдырылган.
“Хәзер иң мөһиме – бердәмлек, үз көчебезгә ышану, үзара ярдәм итү. Безнең гомуми бурыч – бу этапны тыныч кына уздырып, тотрыклылыкны саклап калу өчен кирәкле барлык чараларны тормышка ашыру”, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү