Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләр шартларында икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итүдә система барлыкка китерүче предприятиеләргә зур роль бирелә

Илебезгә карата кертелгән санкцияләр шартларында икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итүдә система барлыкка китерүче предприятиеләргә зур роль бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Хәзерге вакытта федераль исемлеккә республиканың 58 предприятиесе һәм оешмасы кертелгән, дип төгәлләштерде Рөстәм Миңнеханов, система барлыкка китерүче предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен тармак министрлыкларына һәрберсе белән эш планы эшләргә, мөмкин булган куркынычларны бәяләргә, федераль, республика кризиска каршы чараларын максималь рәвештә кулланырга кирәк.

Барлык хакимият органнарының һәм эш бирүчеләрнең мөһим бурычы – эш урыннарын саклап калу, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республикада Донбасс халкына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итәчәк. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 353 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Татарстан Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында Башкортстан белән бергә гуманитар ярдәмне формалаштыру буенча алдынгы урыннарда тора. Бу – озак сроклы саклау продуктлары, беренче чираттагы кирәк-яраклар, гигиена предметлары, балалар ризыгы һәм башкалар. Татарстанлыларның теләктәшлеге, Донбасска ярдәм итү омтылышы шулай ук Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан билгеләп үтелде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, якын арада төбәк яңа гуманитар ярдәм партиясен җибәрәчәк. «Ышанам ки, безнең предприятиеләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре, шәһәр һәм район башлыклары гуманитар ярдәм җибәрү инициативасын алга таба да хуплар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты яңа коронавирус йогышы проблемасына тукталды. Аның сүзләренә караганда, соңгы атнада авырулар саны 4,2%ка кимегән. Җиңел формада авырулар да бар. «Без медицина оешмаларының планлы эш режимына күчтек диярлек, — диде ул. — Әмма барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәк, шул исәптән гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә». Рөстәм Миңнеханов шулай ук вакцинацияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

Якындагы вакыйгалар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 24 апрельдә православие динендәгеләр иң мөһим христиан бәйрәмен – Пасханы билгеләп үтәләр. Пасха гыйбадәтләре 24 апрельгә каршы төндә узачак.

Шулай ук ул 26 апрельдә республикада Туган тел көнен һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен – аның 136 еллыгын билгеләп үтәчәген искәртте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын югары дәрәҗәдә бәйрәм итүне билгеләп үтәргә, сугыш ветераннарына игътибар итәргә өндәде. 9 майга төрле чаралар, шул исәптән «Үлемсез полк» йөреше туры китерелгән. Без россиялеләрнең Президентыбызга, Югары Баш командующийга ярдәмен, бүген үз хәрби бурычларын үтәүче солдатларыбыз һәм офицерларга ярдәмен күрсәтергә тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

/president.tatarstan.ru


Фикер өстәү