Мошенникларның счеттан акча урлавы турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшыруны рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Быел октябрь аеннан Эчке эшләр министрлыгы Үзәк банк белән мәгълүмат алышучылар исемлегенә кертеләчәк. Аферистларның банк карталарыннан акча урлавы очрагында тизрәк чара күрү мөмкинлеге бирәчәк бу.

Акча урлау турында гаризаны электрон сервислар аша тизрәк тапшыру мөмкинлеге булдырылырга тиеш, дип белдергән Россия Банкы рәисе урынбасары Герман Зубарев. Аның әйтүенчә, полициянең тизрәк чара күрүе өчен акча урлау турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яки банкларның онлайн-сервислары аша тапшыру мөмкинлеген тәэмин итү бик мөһим.


Фикер өстәү