Келәмнең кызган чагы. Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Муса Җәлил турниры гөрли

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының 60 нчы сәхифәсен Казанда язабыз. Батыр исемен кемнәр алыр да, иң көчлеләр булып кемнәр танылыр? Бу сорауга җавапны шимбә белербез. Ә әлегә турнирның беренче көненнән репортаж тәкъдим итәбез.

Җиңеп яшик!

60 нчы турнирның ачылыш тантанасы үзе бер бәйрәм булды. Тинчурин театры артистлары тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамашада газетабыз тарихының сәхифәләре батырлык үрнәкләре белән үрелеп барды. Илсөя Бәдретдинова, Вил Усманов, «Болгар кызлары»ның чыгышлары көрәш бәйрәменә дәрт һәм ямь өстәде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов ачылыш тантанасында әлеге турнирның көрәш тарихында ярты гасырдан артык үз абруен саклавын әйтте.

– Ихлас күңелдән барчагызны да спорт һәм сәнгать бәйрәме белән котлыйм! Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш бәйгесе – инде 60 ел дәвамында «Ватаным Татарстан» газетасы һәм безнең федерация белән берлектә оештырылып килгән иң дәрәҗәле, иң абруйлы турнир. 350дән артык көрәшче, 45 команда. Башка бер спорт төрендә дә мондый дәрәҗәдәге ярышлар узмый. Бүген без, горурланып: «Без – көрәшле халык, без – көрәшче халык!» – дип әйтә алабыз. Бүген Ватаныбыз язмышы өчен безнең көрәшле һәм көрәшче булуыбыз, җиңеп яшәвебез аеруча зур әһәмияткә ия, – диде ул. – Ике көн дәвамында милләтебезнең асыл егетләре матур көрәш күрсәтәчәк. Бүген безгә татар көрәшенең легендаларын күрү бәхете дә елмайды. Әлеге истәлекле бәйгедә уникешәр, унар тапкыр җиңү яулаган каһарман көрәшчеләребез, яшь буыныбыз өчен үрнәк ир-егетләребез алар. Көрәшеп яшик, җиңеп яшик!

Муса Җәлил истәлегенә «ВТ» гамәлгә куйган көрәш турнирыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

Тантанада Россиянең Спортчылар советы президенты, Олимпия чемпионы Давид Мусульбес та катнашты.

– Татарстан – гаҗәеп мәдәнияте белән түгел, искиткеч көрәшү стиле белән дә дан казанган төбәк. Илебездә яшәүче халыкларның һәм мәдәниятләрнең күптөрле булуы төрле көрәш стильләре мәктәбен саклап, яшь буынга тапшырырга ярдәм итте, – диде ул. – Көрәш ветераннарын зурлавыгыз өчен аерым рәхмәтемне әйтәсем килә. Яшь буын аларны күреп үсәргә тиеш. Мондый чаралар булып торсын!

Дәрәҗәне төшермәскә! Ничә буын көрәшче өчен кадерле булган әлеге турнирны оештырган вакытта без һәрвакыт шуңа омтылабыз. Быелгы юбилей турниры уңаеннан, татар көрәшенең күркәм сәхифәләрен барлап, махсус чыгарылыш әзерләдек. «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин сүзләре белән әйтсәк, быелгы турнир, чын мәгънәсендә, тарихи әһәмияткә ия.

– Бүген без Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирының гына түгел, татар көрәшенең һәм, гомумән, татар халкының тарихын барлыйбыз. Әлеге тарихны барлаганда, көрәш келәмендә матур алымнар күрсәтеп, зур җиңүләргә ирешкән батырларның тормышта да югалып калмавын, яшәешнең төрле өлкәләрендә уңышка ирешүен күрәбез. Димәк, көрәш – безнең яшәү рәвешебез дә. Бүген келәм тотучы яшь көрәшчеләребезгә дә батырлыкларын югалтмыйча, татар халкының горур уллары булуларын телибез. Ярышлар гадел һәм имгәнүләрсез генә узсын! – дип теләде ул.

Келәм күрсәтер

Инде әйтелгәнчә, быелгы турнир 350ләп көрәшчене җыйды. Елдагыча, Татарстан гына түгел, чит төбәкләрдән дә килүчеләр бар. Иң осталары шимбә көнне ачыкланачак. Көрәшчеләрнең кайсы янына килеп, хәлен сорасак та, «Җиңсәм, бик яхшы булачак», – дигән кыска җавап алдык. Җаваплы бәйге булгач, бар игътибарны көндәшләрен җиңүгә юнәлткән алар. Яннарында үзләре дә келәмгә чыгарга әзер торучы тренерлары белән дә сөйләштек.

– Яхшылап әзерләндек әзерләнүен, ләкин күп нәрсә жирәбәдән тора бит. Көчле көндәшләр туры килде. Шулай да, көчлене җиңмичә, көчле булып булмый. Калганын келәм күрсәтер, – диде үзе дә әлеге турнирны дүрт тапкыр откан, хәзерге вакытта Балтач районы командасының тренеры Ринат Хәйретдинов.

Муса Җәлил турниры – көрәш сөючеләрнең дә яраткан бәйгесе. Тумышы белән Йошкар-Оладан булган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Габдерәүф абый шулай ди.

– Казандагы гына түгел, Зәйдә узган турнирны да карарга насыйп булды. Безнең көрәш матур инде ул. Ярышларны калдырмаска тырышам. Бүген бераз соңрак – көрәшнең кызган чагына туры китереп килдем. Ә финал ярышларын башыннан ахырына кадәр карарга ниятлим. Якташым Муса Галләмов өчен җан атам. Ярышлар турында да ул хәбәр итә миңа, – дип сөйләде ул безгә.

Көрәшчеләргә тарихка кереп калачак турнирда җанатарларның өметләрен аклап, ә иң мөһиме, имгәнмичә, матур көрәш күрсәтергә язсын!

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Батырларга бүләкләр:

I урынгa – 50 мең, II урын өчен – 40 мең, ике III урынга 30ар мең сум күләмендә акча бирәчәкләр. Финал ярышында иң яхшы көрәш алымнары күрсәткән егеткә Ильяс Галимов исемендәге 30 мең сумлык махсус премия дә тапшырылачак.

 

Көрәш бәйгесен ачу тантанасында 2022 елның иң яхшы көрәшчеләрен, тренерларын, хөкемдарларын һәм журналистларын бүләкләдерләр.

Иң яхшы көрәшчеләр – Радик Сәлахов, Алексей Абрамов һәм Илмир Төхвәтуллин.

Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар – Әлмәттән Руслан Нургалиев, Актаныштан Илфир Әнвәров һәм Казаннан Николай Крылов.

Өлкәннәр белән эшләүче иң яхшы тренерлар – Чаллыдан Илнур Хәйбуллин, Әлмәттән Ильяс Билалов һәм Казаннан Җәүдәт Хөсәенов.

Районнар арасында көрәш буенча иң яхшы җыелма командалар: беренче урында – Әлмәт, икенче урында – Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары, өченчедә – Кукмара, дүртенчедә – Балтач, бишенче урында – Арча, алтынчыда – Мамадыш командасы.


Фикер өстәү