«Ак Барс банкы» сервислары эшенең кайчан яңартып җибәреләчәген әйткәннәр

«Ак Барс Банкы» сервислары эшендәге өзеклек бүген кичке алтыга кадәр дәвам итәргә мөмкин. “БИЗНЕС Online” хәбәрчесенә банкның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, банк сайты, мобиль кушымтасы, терминаллары һәм башка сервислары бүген кимендә 18.00 сәгатькә кадәр эшләмәячәк.

Техник өзеклек банкның эчке системаларына кагылмаган. Башка банклар терминаллары һәм банкоматлары «Ак Барс Банкы» карталарын кабул итүне дәвам итә.

“Безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында системаларда өзеклек барлыкка килде. Хәзер без сайт, мобиль кушымта, “Кайнар линия”, банкның башка сервислары эшен яңарту буенча эшлибез. Акчаларыгыз, счетлар, карталарыгызга бернинди дә куркыныч янамый”, – диелгән банкның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге аккаунтында һәм телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез: банк сервислары эшендәге өзеклекләр турында хәбәрләр көндезге 11ләр тирәсендә пәйда булды. Шул сәбәпле җәмәгать транспортында банк карталары белән түләү мөмкинлеге вакытлыча юкка чыкты.

Россиянең кредит оешмалары узган елдан бирле хакер һөҗүмнәренә дучар булып килә. Моңа кадәр “Открытие”, ВТБ һәм Альфа-Банк шундый проблема алдында калган.


Фикер өстәү