Россиядә һәм башка бик күп илләрдә WhatsApp эшләми

WhatsApp эшендә глобаль өзеклекләр барлыкка килгән. Бу хакта веб-сайтлар һәм мессенджерлар эшен күзәтүче Downdetector сервисы хәбәр итә.

Кушымтаның эшләмәве турында Россиядә генә түгел, башка илләрдә яшәүчеләр дә хәбәр иткән. Сайт мәгълүматларына караганда, өзеклекләр 9:30 сәгать тирәсендә килеп чыккан һәм хәзер дә дәвам итә. Бик күпләр хәбәрләрен җибәрә алмый, ә кайберәүләрдә кушымта бөтенләй эшләми.

Өзеклек турында әлегә бернинди дә рәсми хәбәр юк.

Исегезгә төшерәбез: “Телеграм”га нигез салучы Павел Дуров хакерларның WhatsApp аша телефонга үтә алуы, мессенджерның “шымчы коралы” була алуы турында кисәткән иде. Аның әйтүенчә, мессенджерның иминлек системасы бик йомшак.

 

WhatsApp бүгеннән яңа кагыйдә кертә

 


Фикер өстәү