Татарстанда кыргый хайван пассажир үлеменә китергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Фаҗига бүген төнлә Югары Ослан районының Патрикеево авылы янында була. Җиңел машина каршына кисәк поши чыга. Хайванга бәрелгәч, машина юл читенә чыгып оча.
Шаһитлар сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтенә очраган Лада пассажиры – 30 яшьтән өлкәнрәк булмаган яшь кеше урында үлгән. Автомобиль йөртүчене төрле җәрәһәтләр белән хастаханәгә илткәннәр.