Бүген иртән Казанның Вознесение трактында булган юл һәлакәте булган.Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
ГАИ мәгълүматларына караганда, авария 4.45 сәгатьтә Вознесение торак массивының Имәнлек урамындагы №1б йорт каршында булган. Mitsubishi Pajero (йөртүчесе – 29 яшьлек ир-ат) Җиңү проспекты ягыннан М-7 юлына таба барганда, зур тизлектә “очуы” сәбәпле, юлдагы киртәгә килеп бәрелгән, шуннан соң, һавада берничә тапкыр әйләнеп, асфальтка төшеп каплаган. Йөртүче ашыгыч төстә хастаханәгә озатылган. Юл фаҗигасе буенча тикшерү үткәрелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез