WhatsApp бүгеннән яңа кагыйдә кертә

Россиядә олысы-кечесе бик яратып куллана торган WhatsApp кушымтасы яңа кагыйдә кертә. PRIMPRESS хәбәр иткәнчә, яңалык кемнәргәдер уңайсызлыклар тудырырга мөмкин.

Белгечләр сүзләренә караганда, кушымтаны эшләүчеләр аңа яңа функция өстәгән. Ул Android, шулай ук iOS системасында эшләүче смартфоннарның һәркайсында булдырыла.

Төп яңалык: хәзер WhatsApp аккаунтында кешенең кушымтага керү вакыты, хәзерге вакытта челтәрдә утыру-утырмавы күренми башлаячак. Шулай итеп, моңа кадәр челтәрдә соңгы тапкыр утыру вакытын гына яшереп булса, хәзер инде кешенең онлайнда булуы да күренмәячәк. Әмма теләгендә булган кеше бу функцияне үзендә торгыза алачак.

Экспертлар фикеренчә, үзгәрешнең уңай гына түгел, тискәре ягы да бар. Ник дигәндә, кешенең WhatsApp кушымтасында яшерен утыруы кемнәрдер өчен чикләүгә әйләнергә мөмкин.


Фикер өстәү