Татарстан дәүләт символлары турында законда «суверенитет» сүзе «дәүләтчелеккә» алыштырырга тәкъдим итәләр

Татарстан Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын тикшерделәр. Аерым алганда, закон проекты «Татарстан Республикасы суверенитеты» сүзләрен «Татарстан Республикасы дәүләтчелеге»нә алмаштыра.

«РФ Конституциясе буенча  суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердән-бер чыганагы – Россиянең күпмилләтле халкы, Россия шулардан  башка дәүләт суверенитетын күздә тотмый, диде комитет рәисе Альберт Хәбибуллин. – РФ суверенитеты, РФ Конституциясе нигезендә, дәүләт хакимиятенең бердәм системасында булган, өстенлеге һәм бәйсезлеге булган ике дәрәҗәдәге суверен хакимият булуын юкка чыгара, ягъни республикаларның да, РФ башка субъектларының да суверенитетына юл куймый».
Комитет закон проектын хупларга һәм Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышта карарга киңәш итте.


Фикер өстәү