Ташламага ия кешеләр өчен дарулар сатып алуга федераль бюджетта 48,2 миллиард сум акча каралган

Ташламага ия кешеләр өчен дарулар сатып алуга федераль бюджетта 2023 елда 48,2 миллиард сум акча каралган. Бу максатларга Хөкүмәт тагын 1,5 миллиард сум бүлеп бирәчәк. “Бу акча дәүләттән ярдәм алучы кешеләр өчен даруларны өстәмә рәвештә сатып алырга мөмкинлек бирәчәк” , — диде Премьер-министр Михаил Мишустин утырышта.

Татарстанга исә шул акчаның 48,7 миллионы сумы эләгәчәк. Социаль ярдәм инвалидларга, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашканнарга, инвалид балаларга, чернобыльчеләргә бирелә.

Быел социаль ярдәм чаралары җыелмасын өлешчә яки тулысынча алу хокукына Казанда яшәүче 95 меңнән артык кеше ия. Әлеге җыелма түләүсез дарулар һәм медицина эшләнмәләре, шифаханә-курортта дәвалануга юлламалар, шәһәр яны электр поездларында йөрү өчен ташламаларны үз эченә ала. Ай саен бирелә торган акчалата түләү күләме кайсы социаль хезмәтләрне сайлауга бәйле булачак.

 


Фикер өстәү