Электр автомобильләре хуҗалары 1 марттан түләүле юллар аша йөрү өчен түләмәячәк

Россия Хөкүмәте 2023 елда электр автомобильләре өчен түләүле федераль юллар аша бушлай йөрү хокукы биргән. Эксперимент, “2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә электр автомобиль транспортын җитештерү һәм аннан файдалануны үстерү” концепциясе кысасында, 1 марттан башланып китәчәк.

Илебездә, шулай ук чит илләрдә җитештерелгән электр автомобильләре хуҗалары өчен 2023 ел азагына кадәр бушлай йөрү тәртибе дә билгеләнгән инде.
Шулай итеп, электр автомобильләрендә М-1 «Беларусь» ( «Обход Одинцова»ны кертеп), М-3 «Украина», М-4 «Дон», М-11 «Нева», М-12 Мәскәү – Түбән Новгород—Казан, Үзәк боҗра автомобиль юлы (ЦКАД) аша бушлай йөрү мөмкинлеге ачыла.
Мәсәлән: Мәскәүдән Санкт-Петербургка кадәрге М11 юлында эш көннәрендә җиңел автомобильдә бару – уртача 2000 сумга, башкаладан Ростов-Донга кадәр – 1925 сумга төшә.
“Электр автомобиле хуҗасына эксперимент үткәрү чорында түләүле юллар аша бушлай йөрү хокукы алу өчен “Автодор – Платные дороги” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең юллардан файдаланучыларга ярдәм итү офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук электр автомобиленең фәкать электр двигателенә генә ия булуын раслаган документлар, T-pass транспондерын тапшыру таләп ителә. T-pass транспондеры – күпме юл узганлыкны теркәп баручы электрон гаджет. Аны сатып алырга яки арендага алырга мөмкин”, – дип аңлатып үткән икътисади үсеш министры урынбасары Максим Колесников.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елның августында “2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә электр автомобиль транспортын җитештерү һәм аннан файдалануны үстерү” концепциясе расланды. Аның нигезендә, 2030 елга кадәр илдә җитештерелә торган автомобильләр санының кимендә 10 проценты күләмендә электр автомобильләрен эшләп чыгару һәм 25 меңнән артыграк зарядка станциясен файдалануга тапшыру күздә тотыла. Концепцияне гамәлгә ашыру кысасында 2022 елда 1,7 мең электр автомобиле җитештерелеп, 12 пилот-төбәктә һәм “Дон” М-4 трассасында 440 меңгә якын зарядка станциясе кулланылышка кертелгән инде.


Фикер өстәү