Сәдака гарәпчәдән тугрылык, эчкерсезлек дип тәрҗемә ителә. Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, чын күңелдән башкарыла торган гамәл бу. Шатлык килсә дә, борчуы булса да, сәдака бирергә тырыша адәм баласы. Саранланып, сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә: «Раббым! Миңа тагын бераз гына булса да гомер бирсәң иде! Ул гомерем буена кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, сәдака бирер идем», – дип әйтер ди. Ул кемнәргә бирелергә тиеш? Ни өчен сәдака акчасына ризык сатып алырга ярамый?
Сәдакага бәйле сорауларыбызга Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис Гыймранов җавап бирде.
– Сәдака кемнәргә бирелергә тиеш?
– Сәдака – ислам динендә бик дәрәҗәле әйбер. Аллаһы Тәгалә иман китергән, малларыннан сәдакага өлеш чыгарган кешеләрне олылый. Коръәни Кәримдәге «Бәкара» сүрәсенең 177 нче аятендә Аллаһы Тәгалә, ахирәткә, пәйгамбәрләргә, фәрештәләргә ышану турында әйткәннән соң, диннең гамәли өлешенә күчеп: «… яратуына карамастан, малларыннан туганнарга, мескеннәргә, ятимнәргә, мөсафирларга сәдака бирүчеләр…» – дип дәвам итә. Бу хәдистән аңлашылганча, туганга бирелгән сәдака иң хәерлесе. Чит кешегә хәер биргәнче, башта туганнарың арасыннан мохтаҗлар юкмы дип карарга кирәк. Рәсүлебезнең бер хәдисендә: «Туганга бирелгән сәдака – ике әҗер. Беренчесе – сәдака бирү, икенчесе – туганлык җепләрен бәйләү әҗере», – ди. Икенче бер хәдисендә пәйгамбәребез: «Синең туганың синең сәдакаңа күбрәк лаек», – ди.
– Коръән ашында сәдака өләшүнең билгеле бер тәртибе бармы? Аны хуҗа кеше генә таратырга тиешме, әллә бу кунаклар өчен дә мәҗбүри гамәл саналамы?
– Коръән ашында сәдака таратылырга тиеш дигән таләп юк. Халык шуны белеп торсын иде. Аш аның өчен үткәрелми. Өләшенгән очракта да, ул акча алышуга әйләнеп калмаска, мәҗлеснең асылын бозмаска тиеш. Коръән ашы дин, ислам таратылу, дәгъват урыны булырга тиеш. Бу Аллаһ юлында эшләнгән иң хәерле сәдака була. Хуҗа кеше истәлек буларак сәдака өләшеп чыкса, зыян юк. Әмма ашка килгән һәркемнең сәдака өләшеп йөрүенең кирәге юк.
– Сәдака итеп бирү тыелган әйберләр бармы?
– Хәрәм булган, динебездә тыелган әйберләрне сәдака итеп бирергә ярамый. Ризык мәсьәләсендә дә сак булырга кирәк. Балаларга сәдака итеп ризык бирәбез икән, аның составында желатин кебек динебез тарафыннан тыелган матдәләр булмаска тиеш. Кайчак кеше нинди акчадан сәдака биргәнен дә уйламый. Юкса, хәрәм юл белән табылган акчадан бирелгән сәдака кабул булмаска да мөмкин бит. Шуңа күрә сәдака биргән вакытта чиста акчадан, хәләл юл белән табылган малдан гына өлеш чыгарырга кирәк.
– Сәдаканы сорап алырга ярыймы?
– Әгәр кеше кыен хәлдә калган икән, ул очракта сәдаканы сорап алырга ярый. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кеше операция кичерә, янгыннар чыга, хәвеф-хәтәргә тарый. Мондый чарасызлыкка дучар булганда, сәдаканы сорап алу рөхсәт ителә.
– Әгәр бер кеше икенче кешегә: «Фәлән кешегә тапшырчы», – дип сәдака бирсә, шушы арадашчы кеше аны ничек тапшырырга тиеш? Аның өстендә бурыч калмыймы?
– Әгәр сиңа кеше: «Фәләнгә тапшырчы», – дип сәдака тапшыра икән, син бу кешенең әманәтен аласың булып чыга. Син аны нәрсә генә булса да, үтәргә тиеш. Әманәтне үтәмәү – зур гөнаһ. Теге кеше янына баргач та: «Шул кеше сиңа сәдака тапшырырга кушты», – дип яхшылап аңлатып бирергә тиеш. Бу очракта әманәт үтәлгән була. Сезнең өстә бернинди бурыч та калмый.
– Сәдака акчасына ризык алырга ярамый, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?
– Юк, бу дөрес түгел. Сәдака төрле була. Әйтик, сәдаканы акчалата бирәләр икән, ул аныкына әверелә, аны ничек тели, шулай тота ала. Шуңа күрә сәдака акчасына ризык алырга да, гомумән, хәләл булган бар нәрсәне алырга, эшләргә ярый.
– Ата-ана үз баласына сәдака бирә аламы?
– Ата-ана үз баласына сәдака бирә ала. Бу очракта зәкят мәсьәләсендә генә искәрмә бар. Анда балага сәдака бирергә ярамаган очраклар билгеле.
– Кешенең сәдака бирергә мөмкинлеге булмаса, ул берәр яхшы гамәл, игелекле адым ярдәмендә сәдака биргәндәге кадәр әҗер-савапка ирешә аламы?
– Әлбәттә, ирешә ала. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Cезнең сәдака бирүегез – җиргә бөртек утыртуыгыз. Ул бөртектән җиде башак үсеп чыгар. Һәр башакта 100әр бөртек. Шуңа биргән сәдака да 700 мәртәбә арта», – ди. Рәсүлебез: «Һәр елмаю ул – сәдака», – ди. Шуңа күрә әти-әниебезгә, якыныбызга, күршебезгә елмаеп карау да сәдака булып бара. Бер хәдистә: «Әгәр ир хатынын кулларыннан алып, бер-берсенә сөеп карасалар, бер-берсенә матур сүзләр әйтсәләр, Аллаһ аларга өстән үзенең рәхмәте белән карар, бармак араларыннан аларның гөнаһлары коелыр», – ди. Без Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән генә җәннәтле булабыз. Ә аңа хәерле, изге гамәл кылып кына ирешеп була. Шуңа күрә әти-әнинең шалтыратып хәлен белешү, күршегә ярдәм итү, елмаю – болар һәрберсе сәдака.
Динә Гыйлаҗиева
Йәгез, бер дога!
Сәдакага дога кылу
Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:
«Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ».
Ахырдан түбәндәгечә теләк теләргә кирәк:
«Йә, Раббым! Ошбу сәдака биргән бәндәләргә укылган догаларыбызны кабул итеп алсаң иде, аларның савабын барлык көтеп ятучы әрвахларның рухларына ирештереп, аларны шатландырсаң иде!
Бу сәдака бирүче бәндәләрне бәлаләрдән, казалардан, афәтләрдән, авырулардан сакласаң иде, гөнаһларын гафу итеп, иманнарын куәтләндереп, малларын арттырсаң иде, хәерле максатларына һәм изге теләкләренә ирешергә насыйп итсәң иде!
Йә, Раббым! Бу бәндәләргә күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман, тынычлык һәм сәламәтлек бирсәң иде. Аларга бәхетле, шатлыклы озын гомер, тигез һәм бәрәкәтле тормыш насыйп итсәң иде!»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat