Татарстанда бу атнада 28 градуска кадәр җылытачак

Республика Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, бу атнада +28 градуска кадәр җылыта, яңгырлар булырга мөмкин.

Сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан югары атмосфера басымы астында кала. Төнлә +5…+13 градус җылы булса, көндез +21…+28 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем ихтималы аз.

Пәнҗешәмбе, 29 июньдә, көндез кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал, һава +22…+27 градуска кадәр җылыначак.

Гидрометеоүзәк фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә яңгырлар көтелә, урыны белән яшен һәм көчле җил. Көндезге температура +22…+28 градус.

Мәгълүм булганча, Татарстанда июнь ае буе диярлек һава торышы салкынча торды. Кайбер көннәрдә тәүлеклек уртача температура нормадан 6–9 градуска кадәр төште. Төнлә кыраулар да булды.


Фикер өстәү