Иделдә ике балыкчы батып үлгән

7 март көнне Саратов янында Иделдән батып үлгән ике балыкчының гәүдәләрен чыгарганнар. Бу хакта ТАССка өлкә коткару хезмәте идарәсенең баш белгече Никита Мухин хәбәр итте.

«Саратов өлкәсе коткару хезмәтенә кичә «Водник» турбазасы районында мотобуксировщикта ике ир-ат балыкка киткән һәм билгеләнгән вакытта кайтмаган, дигән хәбәр килде. Бүген балыкчыларның гәүдәләрен тапканнар», — дип хәбәр итте басманың әңгәмәдәше.

Һәлак булганнарны судан чыгарганнар һәм тикшерү-оператив төркемгә тапшырганнар. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана.


Фикер өстәү