Рөстәм Миңнеханов туган көне белән котлаулар өчен рәхмәтен белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне. Республика җитәкчесе үзенең 66 яшен бәйрәм итә. Әлеге уңайдан ул бик күп котлаулар кабул итәргә өлгергән дә инде. 

«Кадерле дуслар, чын күңелдән котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәтлемен. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык телим. Һәрвакыт Сезнең белән. Республика, алга! Рәхмәт», — дип язган ул телеграмда.

Тагын үзенчәлекле котлауларның берсен бүген Казанның «Миллениум» күперен чыкканда күрергә була иде. Анда Миңнехановның «Исәнмесез!» дип кул болгап торган голограммасы күпләр өчен сюрприз булгандыр.


Фикер өстәү