Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүчеләрне чаңгы ярышлары карарга килергә чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов казанлыларны чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы ярышларын карарга чакырды.

«Дуслар, әгәр сез яңалыкларны укысагыз, бүген Татарстан — Россиянең чаңгы үзәге», — дигән ул Телеграм каналында.

«Салкыннан курыкмасагыз, ялларда Тынычлык бистәсендә чаңгы-биатлон комплексы трассаларында илнең иң яхшы чаңгычылары ярышларын карый аласыз!» — дип чаңгы ярышлары карарга килергә өндәгән Республика Рәисе.

Ярышларны карарга килүчеләр өченн Тынычлык бистәсендә «129нчы мәктәп» тукталышыннан даими рәвештә автобус йөриячәк һәм иртән «Үзәк» стадионыннан кузгалачагын да әйткәнРөстәм Миңнеханов.

Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының бишенче этабы Казанда 10 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр уза. Аңа Россиянең 40 төбәгеннән 200гә якын иң яхшы чаңгычы җыелган. Шимбә, 13 гыйнварда, спринтта классик стиль белән, ә якшәмбе, 14 гыйнварда, скиатлонда ярышлар планлаштырылган.

 


Фикер өстәү