Казанның чикләре Лаешка таба киңәйтелә

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты Лаеш районы Матюшино авыл җирлеге хисабына Казан чикләрен киңәйтү турындагы законга имза куйды.

Чикләрне киңәйтү турында 2019 елның декабрендә үк хәбәр ителгән иде. Бу хакта халык белән очрашулар үткәреп, аларның фикерен тыңлагач, Казанны зурайтырга дигән карар кабул ителә. Чикләрне киңәйтү ник кирәк? Әнә шул хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Шәһәргә тапшырылган урында беркем дә яшәмәгән.  Анда чаңгы-биатлон базасы булачак, төзелеш эшләре башланып та киткән инде. Беренче кар төшкәнче, чаңгы юлы барлыкка киләчәк. Калган эшләр киләсе елда да дәвам ителәчәк. Биредә теләге булган һәркем чаңгы шуа алачак. Түләүле булырмы-юкмы – анысын әлегә әйтә алмадылар.

–  Әлегә Казанда яктыртылган 7 чаңгы юлы эшли. Биредә төзеләчәге 5 чакрымга сузылачак. Монда прокат үзәге дә эшләячәк. Төзелеп беткәч, төрле дөньякүләм бәйгеләр дә уздырып булачак. Әлегә бу трассада чаңгы шууның түләүле булу-булмавы билгеле түгел. Комплексны төзеп тапшыргач, барысы да билгеле булачак, – диде Казан башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.

Төзелеш күпмегә төшкәнен берәү дә әйтә алмады. Киләчәктә биатлон белән шөгыльләнү мөмкин булачак. Әлеге комплексның тирә-ягы коймалар белән әйләндерелеп алыначак. Һәм күзәтү камералары куелачак. Альберт  Салихов сүзләренә караганда, монда киләчәктә биатлон буенча  спорт осталары әзерләнер дип көтелә. Шулай ук бирегә Идел буе академиясенең бер өлешен дә күчерергә дип торалар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү