42 районга  «ашыгыч ярдәм» китте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар хастаханәләренең баш табибларына яңа «ашыгыч ярдәм» автомобильләре ачкычларын тапшырды. Яңа машиналар 42 районга китте. 

– Бүген иң катлаулы бурыч – кешеләрнең иминлеген саклау. Бу дүрт ай безнең сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынауга әйләнде, – диде Президент, коронавирус пандемиясен  күздә тотып. – Форсаттан файдаланып, барлык медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм коллективларына зур рәхмәт әйтәсем килә. Коронавирус беркая да китмәде. Әмма бүген  Covid-19 белән дә көрәшергә, планлы дәвалауны да кире кайтарырга кирәк. Әлбәттә, бик зур хезмәт бу.

Рөстәм Миңнеханов медикларга тапшырылган барлык 54 машинаның Татарстанда яшәүчеләр файдасына эшләячәгенә – аларны медицина учреждениеләренә үз вакытында китереп җиткерәчәгенә ышаныч белдерде.

Барлык автомобильләр дә Россиядә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Алар фельдшерлар бригадасы көче белән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, сырхауларны хастаханәгә озату һәм юлда хәлләрен күзәтеп бару, хастаханәгә килеп җиткәнче реанимация чаралары үткәрү өчен билгеләнгән.


Фикер өстәү