Алия Иксанова Россия Кубогы этабында тагын бер җиңү яулады

Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының өченче этабында тагын бер җиңү яулады. Татарстан спортчысы ирекле стиль белән 10 чакрымга ярышта (персьют) финишка беренче булып килде.

Кирово-Чепецк каласында узган ярышта Алия дистанцияне 32 минут 11,8 секунд эчендә узды. Бу – Иксанованың Кубок этабында икенче уңышы. Моңа кадәр ул классик стиль белән 10 чакрымлы дистанциядә беренче булган иде. классик стиль белән иң яхшысы иде.

Әлеге ярышта Татарстаннан Лариса Рясина – сигезенче, Анастасия Доценко тугызынчы урынны алды.

Ир-егетләр арасында ирекле стиль белән 15 чакрым арага узышуда Артем Николаев – бишенче, Андрей Филлер сигезенче урынны алды.


Фикер өстәү