Татарстанның чаңгы узышлары буенча җыелма командасы Россия Кубогын яулады

Татарстанның чаңгы узышлары буенча җыелма командасы алтынчы мәртәбә Россия Кубогын яулады. Моңа кадәр республика спортчылары 2017, 2019, 2020, 2021 һәм 2022нче елларда уңышка ирешкән иде.

Быелгы сезонда Татарстан чаңгычылары барлыгы 12 244 очко җыйды. Төмән спортчыларының – 8445,5, Коми чаңгычыларының – 5362 очкосы бар. Татарстан командасы өчен барлыгы 52 спортчы чыгыш ясады. Аларның 13е – Россия җыелма командасы вәкилләре.

Татарстан чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка Кубокны Россиянең спорт министры Олег Матыцин һәм Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе Мурманск өлкәсенең Кировск каласында узган тантанада тапшырдылар.

“Игътибар итсәгез, “алты” һәм “алтын” охшаш сүзләр. Без алты мәртәбә “алтын” команда булып танылдык. Бу горурлык! Бу – җиңү! Авыртудан һәм үпкәләүдән еламаган, җәрәхәткә түзгән, хәтта финишка бер чаңгы белән булса да барып җиткән кешеләрнең күз яшьләре бу. Без булдырабыз – без бергә! Кубок Татарстанга китте! Ул биш ел буе шунда инде! Алга, Татарстан!”, – ди Илшат Фәрдиев.


Фикер өстәү