Илшат Фәрдиев чаңгычылар турында: «Иң мөһиме: барыбыз да исән-сау»

Татарстан чаңгычылары узган кышка нәтиҗә ясады. Безнекеләр Россия Чемпионатының команда ярышын – 2 нче, Россия Кубогын исә 4 нче мәртәбә оттылар. Үзләре моннан канәгать. Киләсе кышта исә Олимпия Уеннарына эләгү турында хыялланалар. Дөрес, анысын уздыру-уздырмаулары да билгеле түгел әле.

Узган сезонда Татарстан чаңгычылары төрле ярышларда барлыгы 65 медаль яулаган. Шулардан 22се – алтын. Россия Чемпионатында безнекеләр 3 486 очко туплап, төп көндәш саналган Төмән һәм Архангельск өлкәләре, Коми Республикасын артта калдыра алган. Татарстан командасы 2019 елда да Россия Чемпионатын откан иде. Ил кубогында исә якташларыбыз 4 нче уңышын яулады. Ә комплекслы зачетта безнекеләр икенче булды. Алда – Төмән чаңгычылары. «Үз алдыбызга куйган максатларны үтәдек. Көчле көндәшләр белән ярышырга туры килә. Без алардан калышмаска тырышабыз. Иң мөһиме: барыбыз да исән-сау. Команданы саклап калдык», – дип нәтиҗә ясады Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.

Журналистлар белән очрашуда Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе да катнашты. «Татарстанның һәрвакыт беренче буласы килә. Сезнең команда иң тотрыклысы, – диде ул. – Кая гына барсам да сездәге чаңгы базаларын телгә алам. Алар бит хәтта кечкенә районнарда да бар. Хәзер Казан читендәге Мирный бистәсендә зур комплекс төзелә. Аны халыкара таләпләргә туры китерү эше бара. Казанда тагын бер зур трасса төзелсә, без каршы түгел».

Аңлашыла инде, узган сезон пандемия шартларында узды. Бер кеше авырдымы, бөтен командага куркыныч яный дигән сүз. Илшат Фәрдиев әйтүенчә, авыручылар аз булмаган. Ә җыелма команданың баш тренеры Эдуард Галиев сүзләренә караганда, командага зыян килмәсен өчен ярышларга әзерләнгәндә дә, чыгыш ясаганда да өстәмә саклык чаралары күрергә туры килмәгән. Әйтик, кайбер ярышларга спортчылар тренерларсыз гына барган. Хәзер исә вакцинациягә әзерләнәләр.

Яңа сезонга кергәндә федерациянең бюджеты да артырга мөмкин. «Чөнки дүрт ел элек булганны бүгенге шартлар белән чагыштырып та булмый. Көндәшлек нык артты. Чемпионатны ничек оттык? Чөнки бердәм гаилә булып чыгыш ясадык. Чаңгычыларыбыз Татарстан данын яклаулары белән горурлана. Булганны югалтасыбыз килми. Спортчыларга яхшы шартлар булдырырга кирәк. Чемпионнар дәрәҗәсендә эшлибез икән, башкача яшәп булмый», – ди федерация башлыгы.

Росия Кубогы ярышларында Татарстанның иң яхшы чаңгычысы дип Андрей Ларьков танылган. Аның 1 алтын һәм 1 көмеш медале бар. Хатын-кызлар арасында исә Алия Икъсанова беренче урынга чыккан. Ул 6 мәртәбә финишка беренче булып килгән. Киләсе елда алар икесе дә ничек тә Олимпиадага эләгү турында хыяллана. Дөрес, Пекинда узасы ярышларның булу-булмавы да төгәл билгеле түгел әле. «Әлегә хәтта ул ярышлар узасы урынны да күргән юк. Кытайлар үзләре генә белә», – диде Елена Вяльбе.


Фикер өстәү