Фәрит Мөхәммәтшин Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк төягән машиналарны озатуда катнашты

Казаннан Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре тарафына гуманитар йөк төягән тагын 10 машина юлга кузгалды. Бу юлы «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге ярдәмендә җыелган йөкнең гомуми авырлыгы бик  зур – 200 тонна чамасы. Аны «Бәхетле» складыннан төяп озаттылар.

Дәүләт Советы Рәисе – «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәйрия акциясендә катнашучылар һәм волонтерлар белән очрашты. «Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә инде менә 16 нчы тапкыр гуманитар йөк озатабыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Башта без Татарстан шефлыгындагы шәһәрләрдә яшәүчеләрдән нәрсәләргә ихтыяҗ кичерүләрен белешәбез. Аларның үтенече белән бүгенгә иң кирәкле әйберләр – азык-төлек, кием-салым, аяк киеме, дәреслекләр, электр приборлары, башка әйберләр алып барабыз». Парламент башлыгы, мондый гуманитар акцияләрдә катнашкан өчен, гади кешеләргә, депутатлар, муниципаль районнарның партия оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре ирештерде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия»нең гуманитар акцияләренә партиянең «Яшь гвардия»челәре дә инде күптән кушылган. Бу юлы да алар Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә бара. «Яшь гвардия»челәр анда Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне хөрмәтенә ватанпәрвәрлек акцияләре үткәрәчәк.

Бу юлы Донбасска, башка әйберләр белән беррәттән, 100 тоннадан артык яшелчә дә төяп озатылган. Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» генераль директоры Азат Җиһаншин ярдәмнең шушы өлешен җыюга зур өлеш керткән. «Инде унынчы тапкыр гуманитар йөк җыюда катнашабыз. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче коллегаларым иң кирәкле хәрби-учет белгечлекләренә ия булып чыкты. Безнең бурыч – бүген намус белән хезмәт итүче, алгы сызыкта үз бурычын үтәүче егетләргә булышу. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән дә даими элемтәдә торабыз, аларга төрлечә ярдәм итәбез», – дип билгеләп үтте депутат.

Лисичанск шәһәренә мәктәп китапханәләре өчен «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия»челәре катнашында җыелган 5 мең китап, җиһазлар да озатылды.

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләрнең үтенече буенча чиста су, төзелеш кораллары һәм материаллар да юлланды. Ярдәм җыюда Түбән Кама, Сарман, Яңа Чишмә, Минзәлә, Балтач, Мамадыш, Югары Ослан, Апас, Алабуга, Кайбыч районнары, шулай ук Казанның Киров һәм Идел буе районнары катнашкан. Дәүләт Думасы депутатлары Марат Нуриев, Руслан Гаджиев, республика предприятиеләре һәм оешмалары да үзләреннән саллы өлеш керткән.

Бердәмроссиялеләр ярдәмендә җыелган гуманитар йөкне партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты  җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм «Яшь гвардия»челәр илтеп бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез:  махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстаннан Луганск Халык Республикасына 1750 тоннадан артыграк йөк (115 машина) гуманитар ярдәм юлланган.


Фикер өстәү