Кол Шәриф мәчете имамы Мәүлид бәйрәмен ничек билгеләп үтәргә кирәк икәнен әйтте

Татарстанда 26 сентябрь кичендә Мәүлид бәйрәме – Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтәчәкләр. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов бу бәйрәмнең нәрсә аңлатканын һәм аны ничек билгеләп үтәргә кирәк икәнен сөйләде.

«Мәүлид гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә тууны, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәрнең тууын аңлата. Әгәр безнең календарьга карасак, ул 26 сентябрьдән 27 сентябрьгә туры килә. Ел саен мөселманнар бу айны дулкынланып көтә», – дип аңлатты Хәсәнов.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм ай дәвамында билгеләп үтелә. Бу чорда аерым догалар һәм Коръәннән Пәйгамбәребез искә алынган аятьләр укыла. Шулай ук мөселманнар Мөхәммәт пәйгамбәргә һәм Аллаһы Тәгаләгә салават әйтә.

«Бу айда мөселман кешесе Мөхәммәд пәйгамбәр турында еш искә төшерергә, салаватлар укырга тиеш», – дип өстәде имам.

Хәсәнов сүзләренчә, пәйгамбәрнең фикерләрен өйрәнү һәм дога кылу Мөхәммәт пәйгамбәрнең кешелекне наданлыктан һәм динсезлектән арындыру өчен дөньяга килгәнлеген аңларга ярдәм итә. Шул ук вакытта Мәүлидне бәйрәм итүнең башка мәҗбүри йолалары юк.

Ай буе Татарстан мәчетләрендә бу бәйрәмгә багышланган чаралар үткәреләчәк.

Шулай итеп, 26 сентябрьдә кояш баеганнан соң, республика имамнары Казанның Галиев мәчетенә җыела. Мөхәммәд пәйгамбәр тууга багышланган догалар укылачак. 27 сентябрьдә шундый ук чара Болгарның Ак мәчетендә узачак.

Элегрәк дини берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «төрле милләт һәм дин кешеләре арасында яхшы, хөрмәткә ия традицияләрне «сакларга, ныгытырга һәм үстерергә кирәк». «Бу безнең хәзерге, киләчәк буыннар алдында да уртак бурычыбыз», – диде ул.

Татарстанда дини 2112 объект эшли. Дини оешмаларның 90 проценттан күбрәге ислам һәм православие диненеке. Республикада хәзер 32 мәчет, 40 чиркәү төзелә, 39 гыйбадәт корылмасы реставрацияләнә.

 


Фикер өстәү