Равил хәзрәт Зөфәров: “Егетләр Ватанны саклаган һәр сәгате өчен 60 көн уразага тотуга тиң әҗер-савап алачак”

“Все СВОи” патриотик телемарафонында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Ватанны саклауның мөселманнар өчен аеруча саваплы гамәл булуы турында сөйләде.

– Ватанны сөю – иманнан. Дөньга, Ватанга, мөнәсәбәт шул иманыбызга бәйледер. Бу урында Рәүселебезнең бер хәдисен китерергә мөмкин. “Ике төрле адәм баласының күзләре ут күрмәс, аларга җәһәннәм янамас: болар күп итеп Аллаһны зекер иткән, Раббысын искә алып елаган кеше һәм Раббысы насыйп иткән дәүләтенең чиген саклаган адәм баласы”, – дигән юллар бар анда. Хәдисләрдән аңлашылганча, егетләрнең бер сәгать Ватан сагында булуы – 60 көн ураза тотуга тиң. Динебез моның өчен шундый күп саваплар вәгъдә итә. Бу безгә амәнәт итеп бирелгән бурыч, – ди Равил хәзрәт.

Равил хәзрәт сүзләренә караганда, контракт төзүче егетләр аңа еш кына: “Хәзрәт миңа моның өчен акча түлиләр, мин моның әҗер-савабын күрәм микән”, – дип мөрәҗәгать итәләр икән. Хәзрәт моның өчен һичшиксез әҗер-савап булачак, дип ышандыра. “Егетләребез анда кан түгәр өчен түгел, ә якларга, сакларга, төзеклек кылырга – әнә шундый изге ниятләр белән бара”, – ди Равил хәзрәт.

Хәзрәт сүзләренчә, дин әһелләре, мөселманнар махсус хәрби операция зонасында булучыларга ярдәм күрсәтүнең мөһим булуын аңлый.
Хәзрәт Бөек Ватан сугышы елларында мөфти булган Габдрахман хәзрәт Рәсүлев фәтвасын да искә алды.

– Мөселман кардәшләребез ил башының карарын хуплап кабул итте. Бөек Ватан сугышы вакытындагы мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлев ул дәвердә үк бөтен мөселманнарга мөрәҗәгать итте. “Раббыгыз Аллаһ юлында көрәшегез, Ватаныбызны саклагыз. Сезнең гомерегезгә кул сузганнарга каршы торыгыз, әмма чиктән үтмәгез. Раббыгыз Аллаһ чиктән үткәннәрне яратмый”, – дип, фәтва кылды. Бу фәтва бөтен телләргә тәрҗемә ителде. Бөтен халыкларга таратылды. Карыйк тирә якка. Бөтен мөселман илләре Россияне хуплап чыкты. Бу да хакыйкать юлында булуга бер ишарә булып тора, – диде ул.

Ул илдә традицион конфессияләрнең дус булып яшәвен, бер юлдан баруын ассызыклады.

– Дус, бер фикердә булып яшәвебез Аллаһның рәхмәтенә алып бара. Аллаһка шөкер, илебездә мәхшәр, әшәкелек, яманлык таралмады. Илебезнең кануннары нык, – диде хәзрәт.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү