Казаннан Луганск халык республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 90 тонна гуманитар йөк җибәрде

Казаннан Луганск халык республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә быел инде җиденче тапкыр гуманитар йөк җибәрелде. Бу юлы аның авырлыгы – 90 тонна.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, ике йөк машинасы Татарстан карамагындагы шәһәрләргә төзелеш материаллары, автомобильләргә запас частьләр, пыяла, көнкүреш химиясе, тиз бозылмый торган ризыклар, кием-салым, дарулар илтә киткән. Республика карамагындагы шәһәрләрдә яшәүчеләргә 40 тонна яшелчә, 15 тонна балалар кирәк-ярагы, көнкүреш химиясе, медицина битлекләре, тиз бозылмый торган ризыклар китереләчәк. Йөкнең бер өлеше кимерүчеләргә каршы агудан (15 тонна) гыйбарәт. Ярдәмне “Добрая Казань” оешмасы шәһәр халкы һәм җирле эшмәкәрләр белән бергәләшеп җыйган.

Исегезгә төшерәбез: сентябрь ахырында Казаннан бу шәһәрләргә ун йөк машинасы азык-төлек, укучылар өчен дәреслекләр, җылы кием-салым, урын кирәк-ярагы алып килде. Август аенда Татарстан башкаласыннан 85 тонна йөк озатылган иде.


Фикер өстәү