Татарстан үз шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә алга таба да ярдәм итәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында шулай дип белдергән.
“Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм төягән 10 машина китте. Татарстан Республикасы районнары, азык-төлектән тыш, җылы кием-салым һәм урын-җир кирәк-ярагы җыеп озатты”, – дигән ул Луганск халык республикасына чираттагы гуманитар йөк озату уңаеннан.
“Без шефлыкка алган төбәкләрдә яшәүчеләр өчен бик кирәкле әйберләр бу. Балаларга дәреслекләр сатып алдык!” – дип аңлатып үткән Татарстан Рәисе.
“Хәерле сәгатьтә! Тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә алга таба ярдәм итәчәкбез!” – дип ышандырган үзенең посты ахырында Рөстәм Миңнеханов.