Ир-атларда климаксның булу-булмавын аңлатканнар

Дөрес тормыш рәвеше алып бармауга бәйле бу.

Акушер-гинеколог Нина Антипова “Газета.Ру” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, ир-атларда да хатын-кызларныкына охшаш климакс халәтен күзәтергә мөмкин. Гадәттә алар җенси дәртләре сүнә башлагач шундый халәткә күчә.

Ир-ат организмында тестостерон микъдары 35 яшьтән соң һәр ел саен 1 процентка кими. 55 яшьләр тирәсендә, җенси дәрт сүрелеп, андропауза башланырга мөмкин. Ир-атны бу чорда йокысызлык, артык авырлык, кәефсезлек борчый.

Ләкин ирләрдәге мондый проблемалар, хатын-кызлардан аермалы буларак, гормональ үзгәрешләргә түгел, бәлки дөрес тормыш рәвеше алып бармауга, организмны вакытында карамау-кайгыртмауга бәйле. Шуңа күрә сәламәтлеккә игътибарлы булганда, үзеңдә әйбәт гадәтләр булдырганда, андропаузаны бик озакка кичектерергә мөмкин, дип аңлаткан табиб.


Фикер өстәү