Махсус хәрби операциядә катнашучы егет: «Әбием пешергән пилмәннәрне сагынып кайтам»

«Все СВОи» патриотик телемарафонында махсус хәрби операциядә катнашучы, рота командиры урынбасары, кече лейтенант Данила Абрамов та катнашты. Егеткә 22 яшь кенә булса да, Ватанны саклауның нинди авыр хәзмәт икәнен яхшы белә ул.

Махсус хәрби операция башланганчы, мин бөтенләй башка кеше идем, ди Данила.

– Моны командирым да сизә булса кирәк. Мактау сүзләре әйткәли. Әлбәттә, бер ел эчендә шактый үзгәрдем, камилләшергә, үземне күрсәтергә тырышам, – ди ул.

Ватанга карата мәхәббәтне әти-әнисе сеңдергән Данилага.

– Алар рухымны күтәреп тормаса, авыррак булыр иде. Россиядә тууыма шатмын. Ватаным алдындагы бурычымны үтәргәме-юкмы, дигән сорау башыма да килеп карамады. Билгеле, бераз борчылдым. Анда нәрсә көткәнен белеп булмый бит. Яналыкларга да ышанып бетәсе килми, үз күзләрең белән күрү – башка нәрсә, – ди кече лейтенант.

Туган як күрсәткән ярдәмне дә яхшы тоя икән егетләр. Балалардан килгән сәлам хатларын аеруча кадерләп саклыйбыз, ди.

– Безгә көн саен диярлек ни дә булса килеп тора. Балалардан хатлар алу аеруча рәхәт. Ә өйгә кайтканда әбием пешергән пилмәннәрне сагынып кайтам. Якыннарымның көләч йөз белән каршы алуы шулай ук күңелле, – дип сөйләде Данила. – Бергә хезмәт иткән егетләр дә якыннарыма әйләнеп бетте. Өстәвенә, без туганым белән бергә хезмәт итәбез. Аның белән шатлыгын да, кайгысын да бергә кичерәбез.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү