Саклану җитми. Терлекләр, кошлар арасында кайчандыр булып онытылган авырулар баш калкыта башлаган

Терлекләр, кошлар арасында кайчандыр булып онытылган авырулар баш калкыта башлаган. Аларга яңалары, моңа кадәр очрамаганнары да өстәлә. Хәвеф төрле яктан сагаласа да, әлегә кадәр күпчелек оешмалар биологик куркынычсызлыкны кайгыртмаган. Бу – ул-бу була калса, бизнес бер көндә юкка чыгарга мөмкин дигән сүз.

Билгеле булганча, август ахырында Лениногорск районындагы кош фабрикасында кош гриппы чыгып, 213 мең баш кош һәм 225 мең йомырка юк ителде. Шулай ук якын-тирә авылларда яшәүче халыкның 177 баш тавыгы алынды.

– Әлеге вакытта бина чиста, якын көннәрдә бу учакны ябачакбыз. Фабрикага – 50 млн сум, халыкка 60 мең сумлык зыян килде. Кешеләргә компенсация түләнәчәк, – диде журналистлар белән очрашуда Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Ә менә фабрика акча алырмы, юкмы – анысы әлегә билгеле түгел. Россельхознадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Илнур Галиев аңлатканча, гаеп фабриканың үзендә булса, компенсация тәтемәячәк.

– Безнең өчен авыру чыганагын табу мөһим, ләкин бу очракта фикерләр каршылыгы бар. Кемдер, кошлар белән керергә мөмкин, ди. Шулай ук Башкортстаннан транспорт, ашлык белән керү ихтималын да тулысынча инкарь итеп булмый. Шуңа күрә әлегә авыру чыганагы буенча сорау ачык кала. Ләкин оешмада берничә төрле җитешсезлек бар иде. Компенсация түләү-түләмәү дә шуннан чыгып хәл ителәчәк, – диде ул.

Сентябрь башында республикада тагын бер күңелсез очрак теркәлде:  Яңа Чишмә районында фермер Николай Скоков хуҗалыгындагы мөгезле эре терлекләрдә бруцеллез авыруы ачыкланды.

– Бүгенгә барлык 770 терлек тә юк ителде, бина чистартыла, дезинфекцияләнә. Фермерга турыдан-туры килгән зыян күләме 60 млн сумны тәшкил итә. Ул бернинди дә компенсация ала алмаячак, чөнки бруцеллез иң куркыныч авырулар исемлегенә керми,  – диде Алмаз Хисаметдинов.

Аның сүзләренчә, мондый хәл килеп чыгуга фермер үзе гаепле.

– Терлекләрне ярамаган төбәктән керткәннәр, башка чыганак була алмый. Күрше төбәкләр бу авыру буенча имин түгел. Монда терлекләрне ветеринария документларыннан башка гына алып кайтканнар. Бу хәл белән хокук саклау органнары шөгыльләнә, тикшерү бара, – диде республиканың баш ветеринары.

Авыру маллар исә Дагыстандагы махсус ит комбинатына озатылган, ә сәламәт терлекләр Сарман районының Җәлил бистәсендәге комбинатта эшкәртелгән.

Алмаз Хисаметдинов Татарстанда биологик куркынычсызлык белән җитди проблемалар булуын да әйтте. Аның сүзләренчә, 34 кош фабрикасының нибары өчесе генә биологик яктан якланган – терлекләрне йогышлы һәм инвазион авырулардан саклау системасы бар. 17 дуңгызчылык комплексының 12се генә таләпләргә тулысынча җавап бирә. Шулай ук мөгезле эре терлек асрала торган 239 эре предприятие дә биологик яктан сакланмаган.

– Мин турыдан-туры моның өчен җаваплы хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Алга таба да эшләргә теләсәгез, биологик куркынычсызлык белән шөгыльләнергә тиешбез, – диде Алмаз Хисаметдинов. – Элек булып, соңгы елларда онытылган авырулар да, яңалары да баш калкыта башлады. Алар бик тиз тарала. Бу турыда онытмасак иде.

Моннан тыш, идарә башлыгы әйтүенчә, башка төбәкләрдән республикага иң куркыныч авырулар тере терлек белән керә. Арадашчылар терлекчелекне дә, кешеләрне дә куркыныч астына куя, диде ул. Илнур Галиев та үз чыгышында биологик куркынычсызлыкның күп чыгым соравын яшермәде.

– Әгәр син авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнергә алынасың икән, чыгымнарның күп өлеше биологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә китәсен алдан ук белеп торырга кирәк. Шуңа күрә бизнесны иң элек шуннан башларга кирәк. Башкача булса, бер көндә барысы да юкка чыгарга мөмкин, – диде ул.

Илнур Галиев әйтүенчә, кош һәм терлек оешмаларында хилафлыклар шактый күп очрый. Иң еш кабатлана торганнары – дезбарьерның булмавы яки булып та, аның файдаланылмавы. Моннан тыш, ферманы әйләндереп алган рәшәткә булмау, территориядә агачлар һәм биек үләннәр үсеп утыру да йогышлы авыру үтеп керүгә сәбәп була ала.

– Территориядәге агачларга, биек үскән үлән арасына төрле кошлар оялый. Алар авыру чыганагы булырга мөмкин. Әйтик, язын Россиянең төрле төбәкләрендә акчарлакларда кош гриппы булуы ачыкланган иде. Шуннан соң без барысын да контрольгә алып, тикшереп, өйрәнеп чыктык. Бәхеткә, бер генә акчарлакта да авыру билгеләре табылмады, – диде ул.

Саннар

Бүген Россиядә төрле авырулар буенча вазгыять:

кош гриппы – 73 очрак

дуңгызларда Африка чумасы – 67 очрак

бруцеллез – 226 очрак

сарыкларда һәм кәҗәләрдә чәчәк бизгәге – 12 очрак

Себер түләмәсе – 5 очрак

туберкулез – 4 очрак

котыру авыруы – 659 очрак

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү