Татарстанда 3 федераль һәм республика программасы кысасында 118 фельдшер-акушерлык пункты төзекләндерелгән. Шуның 117се – «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы буенча. Барлыгы 30 районның медицина пунктлары яңартылган.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, социаль-мәдәни өлкә объектларын, күпфатирлы йортларны төзекләндерү программалары да төгәлләнеп килә.
15 оешма бинасында ремонт дәвам итә. Аларда төзекләндерү эшләре 83 процентка үтәлгән. Бу атнада Яшел Үзән районында ремонт эшләре төгәлләнгән.