Шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә тамга сугып бетергәннәр

Бүген шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрнең барысы да идентификацияләнеп беткән. Бу турыда журналистларга Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 195 меңгә якын терлеккә тамга сугылган.

– Сентябрьдән башлап атларга, дуңгызларга һәм вак мөгезле терлекләргә тамга сала башладык. 15 ноябрьгә шәхси хуҗалыклардагы эшләрне тулысынча бетерәчәкбез. Киләсе елның 1 сентябренә кадәр мөгезле һәм вак эре терлекләргә, атларга, дуңгызларга, 2026 елга кадәр сарыклар һәм кәҗәләргә тамга сугып бетерергә тиешбез, – диде ул.
Гомуми секторда 528 меңгә якын мөгезле эре терлек маркировкаланган. Бу барлык малларның 83 проценты дигән сүз. Ел ахырында бу эшләрне дә тулысынча төгәлләргә планлаштыралар.


Фикер өстәү