Елгаларның саегуы законсыз төзелешкә, җирнең чүпләнүенә китерергә мөмкинлеген искәрткәннәр

Елгаларның саегуы законсыз төзелешкә, җирнең чүпләнүенә китерергә мөмкин. Роспотребнадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров мондый сулыклар тирәсендә төзелеш алып бармаска чакырган. «Бүген яр буендагы суның юкка чыгуы ярның эчкәрәк күчүен аңлатмый.

Безнең яр буе сызыклары билгеләнгән. Шуңа күрә хәтта су киткән урыннарда да нәрсәләрдер төзү тыела», – дип билгеләп үткән ул. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, Казансуның саегуы моңа кадәр су астында булган чүпнең өскә чыгуына, ягъни җирнең чүпләнүенә китергән.

Cоңгы атналарда Куйбышев сусаклагычында, аерым алганда, Казансу елгасында су хәйран кимеде. Сентябрь башында аның тирәнлеге нибары 50,46 метрга калган. Мондый хәлнең элегрәк тә булганы бар иде.


Фикер өстәү